16+

Казанда ел саен 50 мең төп агач утыртылачак

Казанда мэр Илсур Метшин башлангычында «Яшел рекорд» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу чараны хуплап, башкалада ел саен 50 мең төп агач утыртырга чакырды.

Казанда ел саен 50 мең төп агач утыртылачак

Казанда мэр Илсур Метшин башлангычында «Яшел рекорд» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу чараны хуплап, башкалада ел саен 50 мең төп агач утыртырга чакырды.

«Яшел рекорд» старт алган 2012 елда ук бу күрсәткечкә ирешелде. Әлеге эштә хакимият органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективлары, ВУЗлар һәм мәктәпләр тырышлык күрсәтте. Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага кадәр үк янә 9 мең төп зур агач утыртылачак. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, юкә, миләш, каен, чыршы, мамыксыз тирәк агачларына өстенлек биреләчәк. Агач­ларның 4 мең төпкә якыны Универсиада маршрутына керүче Оренбург тракты, Парин, Павлюхин, Сәлимҗанов, Вишневский һәм Н.Ершов урамнарында урын алачак. «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе коллективы яңа юл-транспорт чишелешләре һәм юллар төзелгән Әмирхан, Чистай һәм С.Хәким урамнарын, Ленин дамбасын, Әмәт магистрален, Танк боҗрасын һәм башка урамнарны 5 мең төп агач утыртып яшеллән­дерәчәк.
- Бу территорияләрне өстәмә ямьләндерү максатында, матур чәчәк атучы куаклар да утыртылачак, - диде Игорь Куляжев.
Казан, гомумән, гөлбакчага әвереләчәк. Паркларга, метро станцияләре тирәләренә, шулай ук Меңьеллык паркына, Камал театры каршындагы мәйданга, Җиңү паркына, Елга порты скверына, Универсиада маршруты урамнары юллары читләренә чәчәкләр утыртылачак. Кремль, Сул һәм Уң як Болак, Сәлимҗанов, Эсперанто, Вишневский урамнарындагы һәм Оренбург трактындагы баганаларга чәчәкле меңнән артык савыт (кашпо) эленәчәк.
Казанда агач утырту эшләре инде бара. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, чәчәкләр утырту вакыты җиткәч, ярдәмгә республика шәһәрләреннән һәм хәтта күрше-тирә республикалардан, өлкәләрдән дә «Горзеленхоз» предприятиеләре хезмәткәрләре киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading