16+

Казанда «Идел-2012» турниры уза

Хоккей Россиянең яшьләр җыелма командасы Швейцариядә Словакия командасын 6:1 исәбе белән тар-мар итте. Әлегә турнирда катнашу өчен, җыелма команда составына Казан «Ак Барс»ыннан биш уенчы чакырылган иде. П.Баулин җитәкчелегендә чыгыш ясаган яшь якташыбыз М.Лазарев, бер уенчыга өстенлек белән уйнаганда, исәпне ике алкага арттыру бәхетенә иреште. Бу уенда әлеге һөҗүмче, тагын...

Хоккей
Россиянең яшьләр җыелма командасы Швейцариядә Словакия командасын 6:1 исәбе белән тар-мар итте. Әлегә турнирда катнашу өчен, җыелма команда составына Казан «Ак Барс»ыннан биш уенчы чакырылган иде.
П.Баулин җитәкчелегендә чыгыш ясаган яшь якташыбыз М.Лазарев, бер уенчыга өстенлек белән уйнаганда, исәпне ике алкага арттыру бәхетенә иреште. Бу уенда әлеге һөҗүмче, тагын ике алканы көндәшләр капкасына юллап, хет-трик хуҗасы булды. Россия командасы шул рәвешле, җиде очко белән, АКШны узып китте. Соңгыларының исәбендә биш очко, ләкин аларның әле Швейцария командасы белән уйныйсы бар.
Фигуралы шуу
Казанда 13-17 ноябрьдә фигуралы шуу буенча «Идел-2012» Бөтенроссия турниры узачак. Ул Татарстан башкаласында 1970 елдан бирле уздырылып килә һәм Россиядә иң карт, иң бай традицияле турнирларның берсе булып санала. Турнир хәтта узган гасырның иң авыр 90 нчы елларында да үткәрелгән. 2006 елдан башлап ул Россиянең атказанган тренеры, исеме республиканың олимпия резервы мәктәбе тарихына язылган Г.С. Тарасов истәлегенә багышлап уздырыла.
Турнирда Россиянең 21 шәһәреннән 150дән артык спортчы катнашачак. Казан данын алты спортчы яклаячак.
Гер спорты
Казанда мөселман яшьләре гер күтәрү буенча ярышты. Россия ислам университетында узган әлеге ярышларда күп кенә мәчетләрдән, Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, КИК, РИУ һәм «Ак өмет» пансионаты спортчылары катнашты. Беренче урынны университетның әзерлек курслары шәкерте Рамил Әминов яулады, икенче һәм өченче урыннарга исә КИК шәкерте Әхмәт Шакиров белән «Ак өмет» пансионаты шәкерте Илһам Насыйбуллин лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading