16+

Казанда Универсиада музее барлыкка киләчәк

Ул XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы алдыннан төзелгән Халыкара мәгълүмат үзәге бинасында урнашачак. Музейның беренче күргәзмәсе 100 кв м лы мәйданны биләячәк.

Музей спортчыларга Универсиада авылы ишекләре ачылачак көндә - 29 июньдә эшли башлар дип көтелә. Күргәзмәдә студентлар уеннары тарихы, аның җиңүчеләре, Казанда аңа әзерлек ничек барганлыгы турындагы мәгълүматлар белән таныштырачаклар. Экспозиция стендларының берсе 1923 елда Парижда узган уеннарга багышланачак.
Хәзерге вакытта музей экспонатлары җыела. Аның кайберләре, әйтик, узган уеннарның медальләре, талисманнары, китаплар башкалага кайтарылган да инде.
Универсиада тәмамланганнан соң, музей ФИСУ Халыкара мәгариф үзәгенең бер өлеше булачак һәм өстәмә белем бирү мәйданчыгы булып торачак. Анда спортчылар белән очрашулар, Универсиадада катнашучыларның мастер-класслары оештырылыр дигән ният тә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading