Реклама
Казандагы Бокс һәм өстәл теннисы үзәге бу көннәрдә спортчы студентларны кабул итте. Татарстандагы 13 югары уку йортының спорт оешмалары вәкилләре 10 үлчәү категориясендә иң көчлеләрне ачыклады. Ярышларның әһәмияте шунда - аның нәтиҗәсе республика вузлары Спартакиадасы зачетына барачак. Төрле үлчәү категориясендә Казан илкүләм техник тикшеренү университеты - КАИ, КФУ, ТИСБИ, Физкультура....
Казандагы Бокс һәм өстәл теннисы үзәге бу көннәрдә спортчы студентларны кабул итте. Татарстандагы 13 югары уку йортының спорт оешмалары вәкилләре 10 үлчәү категориясендә иң көчлеләрне ачыклады. Ярышларның әһәмияте шунда - аның нәтиҗәсе республика вузлары Спартакиадасы зачетына барачак.
Төрле үлчәү категориясендә Казан илкүләм техник тикшеренү университеты - КАИ, КФУ, ТИСБИ, Физкультура. Спорт һәм туристлык буенча Идел буе дәүләт академиясе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары беренчелеккә чыкты. Җиңүче һәм призерлар медальләр, дипломнар белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз