16+

КХЛ уенчылары Казан бозын үз итә

Континенталь хоккей лигасында узган сезонга йомгак ясалып, инде бүләкләр өләшенде. Бу, кем әйтмешли, айсбергның өске өлеше генә икән әле. КХЛ уенчылары арасында аноним рәвештә уздырылган сораштырулар сезонның геройларын гына түгел, антигеройларын да ачыклаган. Әлеге кызыклы мәгълүматлар шушы көннәрдә генә танылган хоккей комментаторы Александр Ткачевның sportbox.ru порталындагы блогында пәйда булды. АКШ...

КХЛ уенчылары Казан бозын үз итә

Континенталь хоккей лигасында узган сезонга йомгак ясалып, инде бүләкләр өләшенде. Бу, кем әйтмешли, айсбергның өске өлеше генә икән әле. КХЛ уенчылары арасында аноним рәвештә уздырылган сораштырулар сезонның геройларын гына түгел, антигеройларын да ачыклаган. Әлеге кызыклы мәгълүматлар шушы көннәрдә генә танылган хоккей комментаторы Александр Ткачевның sportbox.ru порталындагы блогында пәйда булды. АКШ...

Сораштырулар КХЛның 100 уенчысы (лига уенчыларының 17 проценты) арасында уздырылган. Алар ачыклаган хакыйкать менә мондыйрак.
Узган сезонда КХЛда иң югары уен осталыгы күрсәткән хоккейчы дип һөҗүмче Александр Радулов табылган.
Һөҗүмчеләр өчен иң җайсыз капкачы дип бертавыштан диярлек Константин Барулин аталган.
Ә менә капкачыларның күбесе Сергей Мозякинны бозда үзләре өчен иң җайсыз һөҗүмче дип саный икән.
Илья Никулинны исә көндәшләре бик ышанычлы сакчы дип атый.
Боз ареналары арасында КХЛ уенчылары матчлар уздыру өчен иң җайлы урын дип Минск аренасын атаган.
Уеннар өчен иң уңайлы мохит Минск аренасында булса, иң яхшы боз, уенчылар фикеренчә, Казанда - «Татнефть Арена»да.
Ә менә Новокузнецкидагы боз сараенда безнең хәлдән килсә, бөтенләй уйнамас идек, дигән фикер белдерә лига уенчылары.
Иң начар боз катырылган арена дип Мәскәүнең ЦСКА спорт комплексындагы боз сарае табылган.
Сораштырылган уенчыларның күпчелеге тренер Олег Знарок җитәкчелегендә уйнарга теләүләрен җиткерә.
Ә менә Владимир Крикуновны КХЛ хоккейчыларының зур өлеше иң каты куллы тренер дип саный.
Лига арбитрлары арасында «иң яхшы хөкемдар» исемен уенчылар Эдуард Одиньшка биргән.
Хоккейны тамашачылар гына түгел, уенчылар үзләре дә гади спорт төре булудан бигрәк, НХЛдагы кебек боздагы шоу итеп күрәселәре килә. Сораштыруларда катнашкан 100 уенчының 99ының боздагы тукмашуларны тыярга кирәкми диюе моның ачык дәлиле түгелмени.
Хоккейчылар күзлегеннән караганда, Allhockey.ru порталы белән «Советский спорт» газетасы - иң яхшы спорт басмалары.
«Россия 2» телеканалыннан Роман Скворцов белән КХЛ-Твдан Сергей Федотов иң яхшы хоккей комментаторлары дип табылган.
Элеккеге хоккейчы, бүген танылган хоккей эксперты Сергей Гыймаев күпчелек хоккейчылар тарафыннан иң яхшы телеэксперт дип аталган.
Киләчәктә бу тәҗрибәне дәвам итеп, сораштыруларны тагын да күбрәк хоккейчылар - лига уенчыларының өчтән бер өлешен җәлеп итеп уздырырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading