16+

КХЛ яңа сезонга әзерләнә

Тиздән КХЛ командалары уенчылары, җәйге ялдан чыгып, сезон алды күнекмәләренә керешәчәк. Континенталь хоккей лигасы күптән түгел 2012/2013 сезонга уеннар календарен һәм дивизионнар составын раслады. Аннан күренгәнчә. КХЛда яңа сезон 4 сентябрь көнне узган сезон финалистлары «Динамо» белән «Авангард» арасында Локомотив Кубогы өчен көрәш белән ачылачак.

Яңа сезонда КХЛда барлыгы 26 команда уйнаячак. Аларның 14е - Көнбатыш конференциядә, 12се Көнчыгыш конференциядә чыгыш ясый. Быел лиганы ике яңа команда - «Донбасс» (Донецк) белән «Слован» (Братислава) тулыландырды. Шунысы игътибарга лаек, Ярославль «Локомотив»ы яңа сезонда кабаттан КХЛга кайта.
Татарстан кормандалары - «Ак Барс» белән «Нефтехимик», узган сезондагы кебек, Көнчыгыш конференциядә Харламов дивизионында уйнаячак.
Бу сезонда регуляр чемпионат барышында командалар барлыгы 676 матч уздырачак. Регуляр чемпионат үзе 17 февральдә тәмамлана.
Гагарин Кубогы финалистлары арасында җиденче матч, кирәге булганда, 19 апрельдә узарга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading