16+

Киңәшле эш таркалмас

Шәһәр башкарма комитетында узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Универсиадага 137 көн калды», - дип искәртте. Казанда Студентларның халыкара Универсиадасы 6-17 июльләрдә үткәреләчәк.

Киңәшле эш таркалмас

Шәһәр башкарма комитетында узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Универсиадага 137 көн калды», - дип искәртте. Казанда Студентларның халыкара Универсиадасы 6-17 июльләрдә үткәреләчәк.

Ләкин спортчылар инде июнь аенда ук килеп, корылмаларга һәм климатка ияләшү күнекмәләре ясый башлый. Димәк, вакыт тагын да азрак. Башкаланың төзелеш тармагындагы мәсьәләләр гадәттә, атнаның һәр чәршәмбесендә узучы «Төзелеш чәршәмбесе» киңәшмәләрендә карала иде. Әзерлек эшләрен тагын да активлаштыру максатыннан, мэр тәкъдиме белән, «Универсиаданың шәһәр штабы» оештырыла. «Төзелеш чәршәмбесе» киңәшмәләрендә күтәрелгән темалар да штаб утырышларына күчерелә. «Универсиадага әзерлектә вак-төяк юк. Һәр эштә гаять җаваплылык тою зарур», - дип кисәтте шәһәр башлыгы. Кунакханәләр, ашханәләр челтәре игътибар үзәгенә алыначак. «Казанның күләмле кунаклар кабул иткәне бар иде инде. Универсиада вакытында көн саен берьюлы 7 мең кешене тукландырырга туры киләчәк. Мондый колачның шәһәребездә булганы юк иде әле», - диде мэр. Универсиададан соң да кунакханәләр төзү дәвам итәчәк, «Хостел»лар челтәре үстереләчәк. Мэриянең интернет-порталында «Городской штаб Универсиады» сайты булдырыла. Мэр Илсур Метшин: «Кешеләр Универсиадага кагылышлы тәкъдимнәрен шушы адреска җибәрсеннәр», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading