16+

Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?

Мәскәүдә узган Сабантуй кысаларында татар көрәше һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды. Бәйгедә Татарстан көрәшчеләре дә катнашты.

Мәскәүдә узган Сабантуй кысаларында татар көрәше һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды. Бәйгедә Татарстан көрәшчеләре дә катнашты.

60 кг.га кадәр үлчәүдә Рубин Раджабов җиңү яулады. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган тагын бер көрәшче Рөстәм Фәтхуллин – өченче урында. 65 кг.га кадәр үлчәүдә Башкортстаннан Ильдар Шәйхуллин җиңү яулады. 70 кг.да Эмиль Зиганшин чемпион булып танылды. 75 кг.да Рамил Синәкәев чемпион. 80 килолылар арасында Артур Зөлкәрнәевка тиңнәр табылмады. 85 килограммда Самарадан Кәрим Рузметов – өченче, Башкортстаннан Денис Усканбаев – чемпион. Айрат Сәмигуллин – 90 кг.га кадәр авырлыкта чемпион! 100 килолылар арасында Руслан Рафиков – беренче урында. 130 килолылар арасында Айнур Сыртаев – өченче урында, Раил Заһретдинов – икенче, Радик Сәлахов – беренче!

Келәмдә шулай ук урта авыр үлчәвендәге абсолют җиңүчене ачыкладылар. Ирекле көрәш буенча Олимпия уеннары призеры Мурат Гайдаров Динар Кәримуллинны җиңеп, чемпион булып танылды. Ә абсолют категориядә чемпион исеменә Радик Сәлахов лаек булды һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән куелган автомобильгә ия булды. Котлыйбыз!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading