16+

“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар

Быелгы көрәш сезоны тәмамланырга ике ярыш калды. Татарстан чемпионаты да быел узачак. Федерация составында Теләче егетләре артты.

“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар

Быелгы көрәш сезоны тәмамланырга ике ярыш калды. Татарстан чемпионаты да быел узачак. Федерация составында Теләче егетләре артты.

Бу атнада Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы утырышы узды. Асылда, федерация җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов урынына Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин сайлангач, беренче җыелыш булды бу. Моңарчы Рөстәм Галиулла улы, эш юнәлешләрен барлау ниятеннән булса кирәк, төрле форматта төрле очрашулар уздырды, чараларда катнашты. Әйтик, иң беренче булып көрәш темасын яктырткан журналистлар белән аралашты ул. Хөкемдарлар семинарларында да катнашып, практик күнекмәләрдә келәмгә үзе чыгып, ничек көрәшү серләренә төшенде һәм төшендерде. Бер файдалы үзенчәлек – захват мәсьәләсе бераз чишелеш таба башлады соңгы бәйгеләрдә. “Дүрт минутлык көрәш 40 минутлыкка әйләнә бит бездә. Кем наглыйрак, шул захват бирми. Шундыйлар отып та чыга әле”, дип кабатларга ярата яңа җитәкче. Шулай ук февраль аеннан ул төрле районнарда узган алты ярышта та катнашкан.

«Алганнарына сөенергә кирәк бит!»

Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Кәлимуллинга журналистлар тарафыннан бераз провокацион сорау да бирелде: “татарча көрәш һәм билбаулы көрәш федерацияләрен берләштерергә җыеналар икән. Нәрсә дип әйтер идегез?”. Көрәш федерациясе җитәкчесе башта аптырап калды да, елмаеп куйды. “Бар бит менә дзюдо көрәше, бар самбо. Алар берничек тә бер спорт төре була алмый бит. Бәлки җитәкчесе бер булырга мөмкиндер, ләкин алар аерым спорт төрләре. Татар көрәше белән билбау көрәше дә берничек тә берләшә алмыйдыр дип саныйм мин”, дип белдерде ул.

Үзен борчыган бер-ике мәсьәлә белән дә уртаклашты Рөстәм Галиуллович. “Мисал өчен, Казан көрәшчеләре Чаллыга баралар да чаллыларга зарланалар. Чаллы көрәшчеләре Казанга килсә, Казанга зарланалар. Без ике илме, ике дөньямы – аңламыйм, Чаллыда да, Казанда да безнең көрәшчеләр бит. Кайдан кая килсәләр дә, көрәшчеләр көрәшергә тиеш, дөрес көрәшергә тиеш. Шулай ук кертмиләр дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Андый нәрсә бөтенләй булырга тиеш түгел бит! Киресенчә булырга тиеш бит! Шундый районда шундый Сабантуй булды, анда шундый-шундый атаклы көрәшчеләр килгән иде дигән дан таралса, ничек шәп булыр иде бит! Без бит район Сабан туена әллә ничәшәр сумга әллә кайлардан әллә нинди бөек җырчыларны чакырабыз. Ни өчен чакырабыз? Халык күбрәк килсен, Сабантуй матуррак узсын өчен. Ә йөзек кашыбыз көрәш ярышларына кертмибез дибез дә, көрәш караучы да калмый. Чөнки интрига юк”, ди Сабантуйлар уздыруның тәртибен дә, җаен да белгән Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин. Заманында Теләчегә хакимият башлыгы булып куелгач та, үзе уздырган иң беренче Сабантуйга Рәшит Сәмигуллин кебек көрәшчеләрне, тирә-район батырларын чакыруын искә төшерде ул: “Килделәр. Халык күрде. Көрәшчеләрне күреп, күпме балалар, яшьләр көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлады”.

Президиум утырышында да бу турыда шактый сөйләде Рөстәм Кәлимуллин. Башка мәсьәләләргә дә карашын белдерде. “Кайбер район җитәкчеләре безнең көрәшчеләрне Казанга, Чаллыга, Лаешка яки башка җиргә алалар, үзебездә калмыйлар бит дип зарланалар. Алганнарына сөенергә кирәк бит, егетләр! Казанга, Чаллыга күчеп, ул егетләр югалырга, көрәштән китәргә дә мөмкин бит”, ди ул. “Аерым бер “главалар” “нигә командагыз ярышларга йөрми?” дип сорагач, “бездә көрәшчеләр юк бит” дип җавап бирәләр. Әйткәнем бар: “әйдә чакырыгыз мин ике айга эшкә, ике ай эчендә ярышларда һичьюгы 1 круг узарлык көрәшчеләр әзерләп бирәчәкмен”. Көрәшче булмаган район юк ул!”, дип белдерде үз фикерен заманында өч районда “глава” булып эшләгәндә, өч районда да көрәшне беренче номерлы спорт төре иткән Кәлимуллин.

Яңа гына кызыксына башлаган главалар да бар икән. “Күптән түгел Яңа Чишмә райоының яңа җитәкчесе бер келәм бирегез дә дип үзе мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез”, ди федерация җитәкчесе.

Рөстәм Галиуллович шулай ук хөкемдарларның дәрәҗәсен күтәрү турында хыяллана. “Аларга бик авыр. Уртадагы судья алымны бер төсле күрә, яндагы судья икенче төрле фикер белдерә. Өстә утыручы тамашачылар бөтенләй башкача уйлый, астагы кешеләр дүртенче төрле карашта. Бик авыр аларга”, ди ул.

Көрәшчеләр саны кими?..

Федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров үз чыгышында белдергәнчә, көрәшчеләр белән шөгыльләнүчеләр саны 11700 кеше икән. 178 тренер 200дән артык көрәш түгәрәгендә милли спорт төре серләренә төшендерә. 1 июльгә булган саннарга караганда, ел башыннан республикада барлыгы 169 бәйге узган. Өч район – Бөгелмә, Спас, Югары Ослан командалары бер генә ярышта да катнашмаган. Тиздән командаларга яңа формалар кайтачак. Көрәш сезоны тәмамланырга ике ярыш уздырасы калган – Татарстанның Беренче Президенты Кубогына узачак ярыш һәм командалар арасында Федерация Кубогы өчен көрәш. Дөрес, Татарстан чемпионаты да быел декабрь аенда үтәчәк. Яңа елдан бәйгеләр күп булу сәбәпле, анысын 2025 елда үткәреп калдырырга булганнар.

Федерация утырышында катнашучылар да үз фикерләрен җиткерделәр. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшчеләрне теләгән җирләрдә көрәштерергә, ләкин сөйләшеп көрәшүне бетерергә кирәк, дип саный.  “Дөресен әйткәндә, матур көрәшне без 80 кг.га кадәр генә күзәтәбез. Шуннан артыклар инде бик үк көрәшми”, ди Рәшит Сәмигуллин. Фәрит Шәйхетдинов көрәш белән дан тоткан авылларда да көрәшчеләр калмавына борчылуын җиткерде. Мисалга үзенең туган авылын – әллә ничә спорт остасы биргән Олы Карауҗа (Яшел Үзән районы) авылын китерде. Казан шәһәре федерациясе җитәкчесе Расих Габдрахманов һәр районда көрәш өчен җаваплы кеше куярга (я җитәкче, я эшмәкәр), районнарда да җирле федерацияләр төзергә дигән тәкъдим кертте.

...Ахырда федерация Президиумының яңа составы турында да сүз булды. Исемлектә яңа кешеләрне дә күрәбез. Исемлекне социаль челтәрләргә куйгач, анда теләчелеләрнең күп булуына игътибар иттеләр. Игътибар белән караган идем, чыннан да шулай икән. Хәлил Шәйхетдинов, Расих Габдрахманов, Азат Нурмөхәммәтов, Айрат Фәтхуллин, Фидаил Мортазин... Рөстәм Галиуллович үзе дә шул районда җитәкче булып эшләде. Берәр хикмәте бардыр инде:)

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яза да белмисең инде, энекәш)

    Мөһим

    loading