16+

«Коры» калдыгыз, дуслар...

«Зенит-Казан» Европаның Чемпионнар лигасының төркем этабын 100 процентлы нәтиҗә белән тәмамлады. Төркем этабының 6 матчында Казан егетләре көндәшләренә бер партиядә дә җиңү бирмәделәр.

Владимир Алекно шәкертләре Бельгиядә рәттән алтынчы тапкыр җиңеп, 6 матчны 18:0 исәбе белән оттылар. Уенчылар моңа үзләре дә ахыргача ышанып җитмиләрдер төсле. Кирәк бит, ә! Соңгы тур матчына «Зенит» әле баш тренерлары Владимир Алекносыз һәм шулай ук старт алтылыгындагы 3 уенчысыз килгән иде бит. «Кнак» белән очрашуда команда уенына өлкән тренер Александр Серебренников күзәтчелек итте. Әмма «Зенит» барыбер өстенлеген югалтмады - Бельгия клубын ышанычлы төстә җиңүгә иреште.
Киләсе матчны «Зенит» 16 декабрь - якшәмбе көнне уздыра. Новосибирскта казанлылар Россия чемпионаты лидеры «Локомотив» белән очрашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading