16+

«КРЕМЛЬ КУБОГЫ» Лукашенко кубогына әйләнмәгәе

Россиянең элекке Президенты Борис Ельцинның теннис уйнарга яратуы илдә спортның әлеге төре үсешенә үз вакытында зур этәргеч биргән иде. Ул вакытларда теннис уйнау Россия җәмәгатьчелегендә үзенә күрә бер яшәү рәвешенә әйләнде. Россиянең профессиональ теннисчыларының да дөнья аренасында яулаган зур уңышлары шул чорга туры килә, ир-ат теннисчыларыбызның команда белән Девис кубогын...

Тик хәзер ил җитәкчелегенең тенниска булган игътибары бермә-бер кимеде. Нәтиҗәдә ул массалар арасында популярлыгын да югалта башлады. Россия җыелма командасы капитаны Шамил Тарпищев үз әңгәмәләрендә әледән-әле спортның әлеге төрен финанслаудагы кыенлыклар хакында искәртеп килә.
Дөньядагы эре теннис турнирлары арасында үз урынын тапкан традицион «Кремль Кубогы»н гына алыйк. Бу көннәрдә Мәскәүдә аның чираттагысы уза. Мәгълүмат чаралары, приз фонды тыйнаграк булганга, бу юлы турнирда Роджер Федерер кебек мега йолдызларны күрә алмаячакбыз, дип алдан ук кисәтеп куйган иде. Шулай да бу юлы да «Кремль Кубогы» өчен көрәшүче танылган теннисчылар җитәрлек.
Тик әллә мәскәүлеләрнең тенниска булган мәхәббәтләре бөтенләй сүрелгән, әллә билет бәяләре нык «тешләгән», бу юлы турнир буш трибуналар белән уза дисәң дә була.
Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың моны күреп йөрәге әрнегән, күрәсең. Ул «Кремль Кубогы» турнирын уздыру хокукын үзләренә бирү тәкъдимен кертте. «Кремль Кубогы» турнирындагы уеннарны караган идем, трибунада бары берничә кеше. Турнир яхшы оештырылган, яхшы спортчылар килгән, ә трибуналар буш. Оят, билләһи. Үзем спортчы буларак буш трибуналар каршында уйнауның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. «Кремль Кубогы»н безгә, Белоруссиягә, бирегез», - дип белдерә ул бу көннәрдә әңгәмәләренең берсендә.
Лукашенко мондый эре турнирларда трибуналарны тутыру буенча үзенең киңәшләрен дә бирә: уеннарга махсус чакырулар таратырга, чакыру билетлары белән хезмәт коллективларын күпләп җәлеп итәргә кирәк.
Безнең белешмә: «Кремль Кубогы» турниры Мәскәүдә 1990 елдан бирле «Олимпийский» спорт комплексында ел саен оештырыла. Аның ир-егетләр турниры АТР 250 сериясенә, хатын-кызлар турниры Premier WTA-тур сериясенә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading