16+

Көрәш буенча Муса Җәлил турниры узмаячак?

Татарстанның көрәш федерациясе календаренә кертелгән ярышлар бер-бер артлы башка вакытка күчерелә башлады. Кайберәүләр Муса Җәлил турниры да планлаштырылган вакытта үтмәячәк дип шик белдерә.

Көрәш буенча Муса Җәлил турниры узмаячак?

Татарстанның көрәш федерациясе календаренә кертелгән ярышлар бер-бер артлы башка вакытка күчерелә башлады. Кайберәүләр Муса Җәлил турниры да планлаштырылган вакытта үтмәячәк дип шик белдерә.

Көрәш буенча яшьләр арасында "Сабантуй" һәм "Ялкын" журналлары призларына Мамадышта узарга тиеш булган республика беренчелекләре башка вакытка - әлегә март аена күчерелде. Лаешта узасы бәйге буенча әлегә төгәл карар кабул ителмәгән. ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров белдергәнчә, 8-9 февральдә узарга тиеш булган Лаештагы ярыш буенча карар киләсе атна башында кабул ителәчәк. "Кызганыч, әмма республикада коронавирус янә котыра. Бүген генә дә әнә 506 яңа очрак теркәлгән. Вазгыятьнең катлаулы икәнен аңлаган хәлдә, көрәшчеләрне дә куркыныч астына куеп булмый. Муса Җәлил турниры буенча да сораулар бик күп килә. Анысы буенча да хәзерге вакытта берни әйтә алмыйбыз. Анда бит 400ләп көрәшче киләчәк, аларның сәламәтлекләре беренче урында булырга тиеш. Киләсе атна башында көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов белән дә, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән дә киңәшеп, ниндидер карар кабул итәрбез дип уйлыйм. Муса Җәлилне дә мартка күчерергә туры килүе бар", диде ул "ШК" хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, баштарак Муса Җәлил турниры 11-12 февральдә Чаллыда узар дип фаразланган иде. Соңрак бәйгенең Казанда 18-19 февраль көннәрендә үтәчәге турында хәбәр иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading