16+

Көрәш ярышларының вакыты үзгәрә

Анда теләгән һәр көрәшчене кертергә килешкәннәр. Сүз көрәш буенча Федерация Кубогына үтәчәк турнир хакында бара.

Көрәш ярышларының вакыты үзгәрә

Анда теләгән һәр көрәшчене кертергә килешкәннәр. Сүз көрәш буенча Федерация Кубогына үтәчәк турнир хакында бара.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, 10-12 декабрь көннәренә планлаштырылган Федерация Кубогы өчен көрәш ярышлары, техник сәбәпләр аркасында, бер атнага чигерелә. Бәйге 16-18 декабрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак. Федерация җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов тәкъдим иткәнчә, әлеге ярышларда теләгән һәр көрәшчене катнаштыру мөмкинлеге биреләчәк. Шул исәптән башка төбәк көрәшчеләренә дә. Сүз уңаеннан, М.Әхмәтов фикеренчә, район һәм шәһәр Сабан туйларында да теләгән һәр көрәшчегә бил алышу мөмкинлеге бирергә кирәк икән.

Марсель Таһиров шулай ук 22-23 ноябрь көннәрендә көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачагына да искә төшерде. Аның фикеренчә, Татарстан чемпионаты - республикада татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле ярыш. Соңгы елларда аның дәрәҗәсе тагын да үсте. Нәкъ менә республикада җиңү яулаган көрәшчеләр башта Россия чемпионатына, аннан инде дөнья чемпионатына да эләгә алачак. Соңгыларын оту Россиянең спорт остасы, Халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы исемнәр дә бирә. Башкарма директор хәбәр иткәнчә, бәйгедә бары тик Татарстанда яшәүче көрәшчеләр генә бил алышачак.

Тагын бер тапкыр искәртәбез: көрәшчеләр дә, тамашачылар да әлеге ярышларга бары тик куар-код белән генә кертеләчәк. Көрәшчеләр дигәннән, Татарстан чемпионатына теркәлү һәм үлчәнү 21 ноябрьдә "Тулпар" спорткомплексында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading