16+

Көткәннәр – җиңелде, көтмәгәннәр җиңү яулады

22-24 апрель көннәрендә Казан, Татарстан дзюдо рухы белән яшәде. Европа чемпионаты ярыш кына түгел, чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әйләнде. «Татнефть-Арена» бинасыннан өч көн дәвамында тамашачыларның «Казан - дзюдо - Россия» дип шар ярып кычкырганы да моңа ишарәләп торды кебек.

Көткәннәр – җиңелде, көтмәгәннәр җиңү яулады

22-24 апрель көннәрендә Казан, Татарстан дзюдо рухы белән яшәде. Европа чемпионаты ярыш кына түгел, чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әйләнде. «Татнефть-Арена» бинасыннан өч көн дәвамында тамашачыларның «Казан - дзюдо - Россия» дип шар ярып кычкырганы да моңа ишарәләп торды кебек.

Путин яраткан спорт төре
Спорт сараенда ачылыш тантанасында алма төшәрлек тә урын да юк иде. Бу көнне йөзләренә Россия флагы төшергән, кулларына ил әләмен тоткан халык безнекеләр өчен көч биреп торырга җыелган иде.
Ачылыш тантанасы Татарстанга хас булганча милли рухта барды. Татар, рус халык биюләре, акробатик элементлар, гимнастларның чыгышы дзюдоның безнең өчен спорт кына түгел, сәнгать икәнен дә күрсәтте. Ә тантанага Россия Президенты Владимир Путин килүе, аңа тагын да зур дәрәҗә өстәде. Халык ачылыш тантанасына ил башлыгы килүенә соңгы минутына кадәр ышанмады бугай. Аны күргәч барысыда тынып, җитдиләнеп калды. 11 яшеннән дзюдо белән шөгыльләнгән, спорт мастеры исеменә ирешкән кеше мондый чараларны калдыра аламы соң инде?! Ил башлыгы трибуна аша ярышларда катнашучыларны, тренерларны, дзюдо буенча белгечләрне һәм үзешчәннәрне сәламләде.

- Буген Россиядә, аның иң матур шәһәрләрнең берсендә - Татарстан башкаласында Дзюдо буенча Европа чемпионаты. Əлеге спорт бәйрәмен оештырганы өчен Казанга, Татарстанга аеруча да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Монда спортның нәрсә икәнен беләләр, шундый зур чараларны яраталар. Россиядә башка илләрдәге кебек дзюдо популяр спорт. Көрәштә кулланган алымнар байлыгы аны аеруча да матур спорт төре итте. Дзюдо фәлсәфәсе батыр, тыныч булырга, көндәшеңне хөрмәт итәргә, тырышлыкка, үз максатыңа ирешергә ярдәм итә, көрәшче холкын тәрбияли. Без спортчыларның осталыгы белән горурланабыз, команда һәм шәхси зачетта иң җиңү яулавын телик, - диде Путин.

Дзюдо уттан - басым, судан - сыгылмалылык, һавадан - ашкынучанлык, җирдән - тотрыклылык алган көрәш. Хәер, японнар һәрнәрсәнең үз фәлсәфәсен күрә белә инде. Бер караганда бер-берең белән сугышу, көч алышу кешене каты йөрәкле, көндәшеңне аямаслык хәлгә җиткерергә тиеш булса, дзюдоның шигаре - көндәшеңә һәм тормышка йомшак булуга өнди. Икенче төрле аны интеллектуаль, джентельменнар көрәше дип тә йөртәләр.

Хатын-кыз келәмдә дә хатын-кыз булып кала
Каратэда аяк белән, бокста кул белән сугалар... Дзюдо ярышларына килеп утырдым - фәлсәфәсен дә, көрәш алымнарын да аңламыйм икән бит. Спортсменнар бер-беренә ишегалдындагы ике әтәч кебек киләләр дә ябышалар, киләләр дә ябышалар. Сугу дигән әйбер юк монда. Бәлки шуңадыр да инде, дзюдода көндәшеңә йомшак булырга кушалардыр. Дзюдо алымнары белән бераз ирекле көрәш (грек-рим көрәшенә) охшаган. Баскан килеш көндәшеңне чалкан яткырсаң, йә күтәреп бәрсәң - иң зур балл җыясың. Яткыру гына түгел, әле аны 15-25 секунд дәвамында яткан килеш тотырга да кирәк, моңа тагын берничә балл өстәлә. Аңламаган кешегә ирләрнең, хатыннарның бер-берсенә ятканын карарга кәмит инде менә!

Аңлаучылар да бар. Алар инде ике ян-якта спортчыларга киңәшләрен бирүче тренерлардан та катырак кычкырып үзләренчә "киңәш" бирәләр. Чемпионат кагыйдәләре буенча трибунадан начар сүзләр кычкырып утырырга ярамаса да, безнекеләрнең көндәшләрен оскыртып алырга да күп сорап тормыйлар. Кайберәүләре махсус инглизчә сүгенү сүзләре өйрәнеп килгән! Монысы икенче кәмит инде. Ләкин мин кәмит карарга түгел, ә безнең спортчылар өчен җанатарга килгән идем бит.
Минемчә, чемпионатта иң кызыгы - хатын-кызларның ярышы булды. Хатын-кыз келәмдә дә хатын-кыз булып кала инде ул. Мондагы хис, дәрт, эмоцияләр... Сез бер үк вакытта елаган һәм көлгән кешеләрне күргәнегез бармы? Европа чемпионатында аларны да күреп була икән. Безнең спортчы, кечкенә генә гәүдәле Юлия Рыжова бу ярышта бөтен татарстанлыларның мәхәббәтен яулады. 52 килограммлы авырлыкта көрәшүче спортчы кыз, эх, тә итми көндәшләрен тотамига сугып салды гына. Ул Россиягә беренчеләрдән булып бронза медале китерде.
Рыжова команда ярышларында да Польша спортчысы белән көрәшкәндә биеп кенә йөрде. Көндәше бер селтәнгәндә, ул алдалап арттан бәреп егырга да күп сорап тормады. Соңгы бәрелештә тамашачы инде аны үз тугыныдай яратып, якын итеп бер тавыштан "Юля!" "Юлечка!" дип кенә сәламләде. Лаеклы медален яулагач Рыжова эмоцияләрен яшермәде: келәмдә көлде дә, елады да.

- Дөресен генә әйткәндә, тамашачы шулай көч биреп торыр дип уйламаган да идем! Бу супер ярдәм! Тотамида иң авыры көндәшеңне җиңү түгел, ә үзеңне җиңү. Монда нәрсә беләсең, шуны күрсәтергә, бар көчеңне бирергә кирәк, ә мин булдыра алмадым. Көчсезрәк булдым. Ләкин хәзер нәрсә өстендә эшләргә икәнен беләм. Шуңа да җанатарларымны яңа җиңүләр белән әле шатландырырмын дип уйлыйм, - диде спортчы кыз.

Көткәннәр җиңелде, көтмәгәннәр җиңү яулады...
Чемпионатта Татарстан көрәшчесе дә бар иде. Бар халык Чаллы егете 23 яшьлек Нияз Билаловны көтте. Моңарчы ил җыелма командасында республикадан бары кызлар (Зөлфия Гарипова, Мария Шекерова һәм Регина Капаева) гына ил данын яклаган булса, бу юлы тамашачы өмете Ниязда иде. Ләкин бу хәтле игътибарга әллә каушады егет - җанатарларның өметен аклый алмады һәм ярышларның беренче өлешендә үк төшеп калды. Нияз Украина спортчысы Артем Блошенкога бил бирде.
Безнекеләргә никтер "алтын" авыр бирелде. Югыйсә спортчыларга үз иленең диварлары да көч биреп торырга тиеш инде. Чираттагы җиңүгә теше-тырнагы белән Ингушетия егете, 81 килограмм авырлыктагы Хәсән Халмурзаев ябышты. Ул Грузиянең иң яхшы дзюдо мәктәбендә шөгыльләнгән Автандил Чрикишвилины җиңеп дзюдо дөньясын шаккаттырды. Чөнки моңарчы Хәсән әллә ни данлыклы спортчы булмаган. Ул җиңгәннән соң да үзенең Россия командасы өчен нинди зур эш башкарганын әле озак аңлый алмый торды.
- Шундый танылган спортчыны җиңү минем өчен зур дәрәҗә, бу күптәнге хыялым. Мин озак өйрәнгән алымны кулландым, ләкин әле дә үземне җиңүче итеп күз алдына китерә алмыйм. Җанатарларга, Казан халкына һәм монда минем өчен махсус ярышларга килгән тугыннарыма бик зур рәхмәт, - диде егет. Ләкин җиңсә дә, Хәсән әле Олипия уеннарында катнашамы юкмы икәнен төгәл әйтә алмый. Чөнки ярышларга кем барасын команданың тренеры хәл итә икән.

Шулай итеп гомуми зачет буенча Россия җыелма командасы Европа чемпионатында өченче урын алды һәм бронза медаленә ия булды. Россиягә бердәнбер алтынны, алда әйтеп киткән, Хәсән Халмурзаев кына китерә алды. Ике көмеш медальне илнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы яулады. Ә бронза медальләренә Арсен Галстян (66 кг), Юлия Рыжова һәм Екатерина Валькова (63 кг) ия булды. Грузия икенче урын алды. Французлар исә бу келәмгә һәм Европа чемпионы исеменә кем лаек булуын беренче көнне үк белдергән иде. Алтын медальне дә алар алып китте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading