16+

Кунакларны бизәнеп каршы алыйк

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасында катнашачак спортчыларны, кунакларны Казан матурланып-бизәнеп каршы ала.

Кунакларны бизәнеп каршы алыйк

Быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасында катнашачак спортчыларны, кунакларны Казан матурланып-бизәнеп каршы ала.

Язгы якта 7 мең 570 зур агач, 19 мең куак утыртылды. Мэр Илсур Метшин башлангычында старт алган «Яшел рекорд» проекты кысаларында узган елны ук 50 мең төп агач утыртылган иде инде. Шәһәрне яшелләндерүдә хакимият органнары хезмәткәрләре, предприятиеләр коллективлары, эшкуарлар һәм гражданнар да катнаша.
Хәзер юл-транспорт чишелешләре, юллар, спорт корылмалары төзелешләре тәмамланган территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре бара. Ленин дамбасына агачлар утыртылды. Меңьеллык мәйданына газон-чирәмлек түшәлеп, чәчәкләр утыртылды инде. Яшелләндерү «Kazan-Arena» футбол стадионы тирәсендә дә башкарыла.
Казанда быел гомер булмаганча, 5 миллион төп чәчәк утыртылачак. Күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртуга апрель аеннан ук керешелде. Чәчәкләр паркларда, скверларда, проспектларда гына түгел, ә ишегалларында да урын алачак. Шәһәр хакимияте агачларга һәм чәчәкләргә карата игътибарлы булырга чакыра. Казанның гөлбакча кебек матурлыгы үзебез өчен бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading