16+

ҮЛЕМНЕ җиңгән балалар спортта көч сынаша

Бүген Мәскәүдә «Җиңүчеләр уеннары» дигән Бөтенроссия ярышлары старт ала. Россия башкаласында инде өченче ел рәттән уздырылучы әлеге ярышлар уникальлеге белән аерылып тора. Анда катнашучы яшь спортчыларның барысы да яман шеш авыруын җиңгән балалар.

ҮЛЕМНЕ җиңгән балалар спортта көч сынаша

Бүген Мәскәүдә «Җиңүчеләр уеннары» дигән Бөтенроссия ярышлары старт ала. Россия башкаласында инде өченче ел рәттән уздырылучы әлеге ярышлар уникальлеге белән аерылып тора. Анда катнашучы яшь спортчыларның барысы да яман шеш авыруын җиңгән балалар.

Аны изге йөрәкле актрисалар Чулпан Хамматова белән Дина Корзун җитәкләгән «Подари жизнь» хәйрия фонды оештыра. Яшь кенә булуларына карамастан, күп газаплар күргән бу балалар табиблар, әти-әниләре һәм үзләренең ныклы ихтыяр көче ярдәмендә яшәү өчен көрәштә җиңеп чыгалар. Әлеге спорт ярышларында катнашып, алар тирә-юньдәгеләргә яшәүнең нинди зур бәхет икәнен тагын бер кат расларга җыеналар.
«Җиңүчеләр уеннары»нда быел Татарстан данын Чаллы, Казан, Арча, Нурлат, Чистайдан 8 бала яклачак. Тагын бер бала анда фотограф булып катнашачак. Татарстан командасын ярышларга әзерләүдә һәм Мәскәүгә сәфәрен оештыруда Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды ярдәм итә.
«Җиңүчеләр уеннары» тәүге тапкыр 2010 елда Мәскәүнең «Лужники» стадионында узган иде. Быелгы ярышлар Россия мәркәзенең үзәгендә - Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында оештырыла. Чын мәгънәсендә тормыш бәйрәменә әйләнгән әлеге спорт чарасы бу юлы 7-16 яшьлек 350 малай һәм кызны бер мәйданга җыя. Алар арасында россиялеләрдән тыш, Германия, Венгрия, Польша, Сербия, Румыния, Палестина, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Украина, Беларусь, Латвия балалары да булачак. Өч көн дәвамында алар өстәл теннисы, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика һәм атуда көч сынашачак. Ярышларда аларга олимпия һәм паралимпия чемпионнары көч биреп торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading