Шәһри Казан

Өлешебезгә тигән испаннар

Әллә без испаннарны, әллә испаннар безне эзәрлекли. Европаның мәртәбәле футбол турнирларында Казан клубын Испания клублары белән язмыш очраштырып кына тора. Ике ел рәттән Чемпионнар лигасында «Рубин» өлешенә тигән легендар «Барселона» белән уйнап, тормыш тәҗрибәсе туплады, чыныкты. Барселона каласындагы тарихи җиңүеннән соң, Казан клубының дөнья аренасында абруе бермә-бер артты.

Реклама

Инде менә бу сезонда Иске дөньяның икенче мәртәбәле турниры Европа лигасының 1/16 финалында безнең өлешкә янә испаннар чыкты. Бу юлы Испания Премьер-лигасының икенче баскычында баручы «Атлетико». Казанлыларның тренерлар штабы жирәбәнең шулай чыгуына бер дә көенми. «Атлетико» - Европа лигасы турнирында уйнаучы иң көчле көндәш. Европа гранды белән көрәш «Рубин»га үзенең чын көчен аңларга ярдәм итәчәк. Бу уенның да тарихка кереп калачагына шикләнмим», - дигән иде Корбан Бердыев.
«Атлетико»ның спорт директоры Хосе Луис Каминеро «Рубин» белән уенны Мадрид командасы өчен гаять кыен сынау булачак дип саный. «Рубин» - Европа турнирларында тәҗрибә туплаган, катлаулы көндәш. Моңа өстәп, Россиядә бик салкын һәм ерак юл үтәсе дә бар. Шуңа күрә безнең алдагы бурыч бик катлаулы», - ди ул.
1/16 финалның беренче очрашуы Мадрид командасы кырында үтәчәк. Җавап уенын «Рубин» үз кырында 21 февральдә уздырырга тиеш. Бу вакытта Үзәк стадиондагы газонның әзерлеге начар булганга, Казан клубы җитәкчелеге көндәш команданы Грозныйда кабул итәргә теләк белдерә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: