16+

«Локомотив»... Галимов... Тарих кабатлана

«Локомотив» клубының тарихы икегә бүленә - элек югары титулларга ирешкәне һәм авиаһәлакәттән соң яңадан торгызылганы. Яңа команда, элеккеге данын, исемен аклау өчен, бар тырышлыгын куя - моны без күптән түгел генә Казанда булган очрашуда күрдек.

Соңгы тапкыр КХЛның регуляр чемпионаты кысаларында «Ак Барс» Ярославльдә нәкъ ике ел элек уйнаган иде. Яңадан төзелгән «Локомотив» бер ел Россиянең югары лигасында чыгыш ясады. Быел исә киредән КХЛга кайтып, үзенә югары урыннар дәгъвалый башлады. Нәкъ элеккечә, без өйрәнгән һәм күрергә теләгән, нык характерлы команда!
Казанда оттырганнан соң «Ак Барс» Ярославльгә бурычын кайтару өчен барды. Әмма хуҗаларның бирелергә исәбендә дә юк иде, алар уен башыннан ук Эмиль Гарипов капкасын штурмлауга күчте. Нәтиҗәсе озак көттермәде - «Локомотив» беренче булып исәпне ачты. Нәкъ элеккечә, аренада таныш фамилия яңгырады - алканы кертүче Галимов. Ләкин бу авиафаҗигадә һәлак булган Александр түгел, ә аның фамилиядәше Эмиль Галимов. Бу яшь хоккейчы соңгы арада нәтиҗәле уен күрсәтеп килә, звенодашлары белән алар тагын бер алканы «Ак Барс» капкасына юллады. Ләкин якташларыбызның икенче уенда да җиңелергә исәбе юк иде, әүвәл Морозов, соңрак Песонен уңышка иреште. Уен бетәргә бер минут калганда, Стэнфорд капкасына Зарипов өченче алка кертеп, Казан командасына җиңү алып килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading