16+

«ЛУЖНИКИ» иң кыйммәтле һәм иң зур стадион булачак

Кайсы этап матчларын кабул итәчәгебез әле тәгаен билгеле булмаса да, хәзер инде футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарының бездә узачагы турында күкрәк киереп сөйли алабыз. Казан Мундиальне кабул итәчәк Россия шәһәрләренең ахыргы исемлегенә керде. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, зур футбол бәйрәме илнең 11 шәһәрендә, 12 стадионда узачак. Мәскәүдә чемпионатны берьюлы...

Кайсы этап матчларын кабул итәчәгебез әле тәгаен билгеле булмаса да, хәзер инде футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты уеннарының бездә узачагы турында күкрәк киереп сөйли алабыз. Казан Мундиальне кабул итәчәк Россия шәһәрләренең ахыргы исемлегенә керде. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, зур футбол бәйрәме илнең 11 шәһәрендә, 12 стадионда узачак. Мәскәүдә чемпионатны берьюлы ике стадион кабул итәчәк.
«Лужники» - чемпионатның финал ярышлары узачак стадионнарның иң зурысы һәм иң кыйммәтлесе санала. Ул 89 318 тамашачы урынына исәпләнгән һәм аны әзерләүгә 54 млрд сумлык чыгымнар тотылган. Санкт-Петербургтагы «Газпром-Арена» - зурлыгы ягыннан икенче урында. Анда җанатарлар өчен 69 501 урын каралган. Чыгымнары 33 млрд сум белән бәяләнә. Сочидагы «Олимпийский» стадионы сыйдырышлылыгы буенча беренче өчлектә. Ул 47 659 урынга исәпләнгән. Мәскәүдә әле төзелеш этабында гына булган «Спартак» стадионында исә 46990 урын булдырылачак. Казандагы 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа стадион бу исемлектә бишенче урында. Аның төзелеш чыгымнары 7,5 млрд сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading