16+

«Максатыбыз – җиңү!»

Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы Универсиадада алтын алырга исәпли. Универсиада «алтын»ы өчен көрәшүче 12 баскетболчы арасында Казан егете - УНИКС уенчысы Павел Антипов та бар.

«Максатыбыз – җиңү!»

Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы Универсиадада алтын алырга исәпли. Универсиада «алтын»ы өчен көрәшүче 12 баскетболчы арасында Казан егете - УНИКС уенчысы Павел Антипов та бар.

Россиянең баскетбол буенча ир-ат студентлар җыелма командасы Казанга килде инде. «Баскет-холл»да аларның беренче өйрәнүләре дә узды. Җыелма команданың баш тренеры Василий Карасев үзләренең барысыннан да бик канәгать булуларын белдерде. «Универсиада авылындагы кадәр тәмле итеп күптән ашаганым юк иде инде. Безнең белән һәрвакыт волонтерлар. Алар безнең теләкләрне тиз арада канәгатьләндереп торалар. Спортчы булган чакта Универсиадада катнашырга туры килмәде, әмма Казандагы шартларның баскетбол буенча кайбер дөнья һәм Европа чемпионатларыныкыннан яхшырак булуын әйтәсем килә», - ди ул. Баскетбол буенча җыелма команда составының бик яхшы икәнлеген дә белдерде В.Карасев. Ярышлар барышында травмалар алу аркасында кемнәрнедер югалту куркынычы гына шикләндерә икән аны. Россия җыелма командасының төп көндәшләре АКШ, Сербия, Литва булыр төсле. «Бу илләр Универсиадаларга һәрвакытта да көчле студент төркемнәрен җибәрә. Шулай ук Канада, Австралия, Бразилия, Кытай да көчле көндәшләр, - ди баш тренер. - Максатыбыз - җиңү. Җитәкчелек тә, җанатарлар да бездән җиңү көтә. Юкса, ни өчен Универсиадада катнашып торырга».
Казан егете Павел Антипов исә: «Иң мөһиме безнең команда буларак уңышлы чыгыш ясавыбыз. Ә якыннарыбыз безгә көч биреп торачак», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading