16+

Малкин «Харт Трофи»га дәгъва итә

Милли хоккей лигасы - НХЛ сезонның иң бәһале уенчысына бирелә торган төп приз «Харт Трофи»га дәгъва итүче быелгы өч номинантның исемнәрен атады. Хоккей хакында язучы авторлар ассоциациясе әгъзалары тавыш биргән кандидатлар өчлегендә «Питтсбург» һөҗүмчесе, россияле Евгений Малкин да бар. Тезенә операциядән соң, бу сезон башында кайбер проблемалар кичерсә дә, Малкин...

Милли хоккей лигасы - НХЛ сезонның иң бәһале уенчысына бирелә торган төп приз «Харт Трофи»га дәгъва итүче быелгы өч номинантның исемнәрен атады. Хоккей хакында язучы авторлар ассоциациясе әгъзалары тавыш биргән кандидатлар өчлегендә «Питтсбург» һөҗүмчесе, россияле Евгений Малкин да бар.
Тезенә операциядән соң, бу сезон башында кайбер проблемалар кичерсә дә, Малкин өчен регуляр чемпионат гаять нәтиҗәле булды. Ул, карьерасында тәүге тапкыр, сезон дәвамында 50 алка кертеп һәм гол+пас системасы буенча 109 очко туплап, даими чемпионатның иң яхшы бомбардиры булып танылды.
«Харт Трофи» иясенең исеме 20 июньдә Лас-Вегаста сезон тәмамлану уңаеннан оештырылучы кичәдә игълан ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading