16+

«Май аенда эләктем»

Хәзерге вакытта сөйләмдә, «универсиада» сүзе белән беррәттән, «волонтер» сүзе дә шактый популярлашты. Волонтерлар -Универсиаданың аерылгысыз өлеше. Сүзлеккә мөрәҗәгать итсәк, әлеге сүз үз ихтыяры нигезендә иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнүче кешене аңлата. Әлбәттә, өч Дөнья чемпионаты да волонтерлардан башка узмады. Сорауларым белән әлеге чараларда волонтер буларак катнашкан КИТТУның (КХТИ) III курс...

«Май аенда эләктем»

Хәзерге вакытта сөйләмдә, «универсиада» сүзе белән беррәттән, «волонтер» сүзе дә шактый популярлашты. Волонтерлар -Универсиаданың аерылгысыз өлеше. Сүзлеккә мөрәҗәгать итсәк, әлеге сүз үз ихтыяры нигезендә иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнүче кешене аңлата. Әлбәттә, өч Дөнья чемпионаты да волонтерлардан башка узмады. Сорауларым белән әлеге чараларда волонтер буларак катнашкан КИТТУның (КХТИ) III курс...

- Дания, син чын волонтерны нинди итеп күз алдыңа китерәсең?
- Минемчә, ул бик мөһим чарага чын күңелдән бирелгән кеше. Менә без - Универсиада волонтерлары. Әле бит тагын Универсиадага кагылмаган, хәйрия өлкәсендәге волонтерлык та бар. Гомумән алганда, волонтер ул - башкарган хезмәте өчен түләү таләп итми торган кеше.
- Ә үзең «волонтерлык иле»нә кайчан килеп кердең?
- Быелның май аеннан. Гыйнвар аеннан ук волонтерлар рәтенә керергә теләдем. Ләкин анкетамны майда гына тутырдым.
- Дөнья чемпионатына кадәр нинди зур чараларда волонтер буларак катнаштың?
- «Прокутуриада» - прокуратура хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиадада, «Яшел марафон» дигән экологик чарада, «Бизнес-уңыш» конференциясендә, «Мегафон» компаниясенең тестлаштыруында катнаштым. Хәзер - дөнья чемпионатларында!
- Монда катнашу сиңа нәрсә бирде?
- Төрле илләрдән яңа танышлар барлыкка килде, инглиз телен дә теориясез, практик рәвештә өйрәндем.
- Әлеге Дөнья чемпионатларында үзен актив яктан гына күрсәткән волонтерлар нәрсәгә ия булачак?
- «English for you» дигән курсларда өч ай дәвамында бушлай укырга мөмкинлек тудырылачак. Төрле шәһәр һәм илләрдә волонтер буларак катнашу хокукына ия булачак. Мәсәлән, хәзер безнең волонтерлар Владивосток шәһәрендә уза торган АТЭСта катнаша.
- Белгәнемчә, чарада һәрбер волонтер нәрсә өчендер җавап бирә. Синең миссияң нинди иде?
- Мин «Транспортлаштыру», ягъни спортчыларның бер объекттан икенчесенә барулары өчен җавап бирдем. Әлбәттә, авырлыклар булмады түгел. Катнашучыларның транспортка соңга калуы, күрсәтелгән вакыттан соң килүе, көн тәртибенең еш алмашынуы, кайбер спортчыларның инглизчә аңламавы бераз авырлыклар тудырды.
- Синең өчен Универсиада нәрсә ул?
Бик зур чара. Минемчә, һәрбер кеше анда эләгергә хыялланырга тиеш. Үзеңне күрсәтү, тәҗрибә, белем туплар өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бу кирәк булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading