Шәһри Казан

Майк Тайсон бер якта торсын

Узган ял көннәрендә Германиядә боксерлар Виталий Кличко белән Дерек Чисора арасында иң авыр үлчәүдә узган алышның нәтиҗәсен Бөекбритания спортчысының рингтан тыш күрсәткән җәнҗаллы «номерлары» күмеп калдырды. Яхшы гына боксчы булган Чисораның тавыш-гауга үзәгендә булырга яратуы күпләргә мәгълүм. Бу очракта да ул публиканы бераз кыздырырга теләгән дисәң инде... Тик барыбер гамәлләре...

Бер көн алдан боксчылар рәсми рәвештә үлчәнгән вакытта Чисора өлкән Кличконың «ипи шүрлегенә» менеп төшкән иде. Ә алыш башланыр алдыннан Виталийның командасында булган энесе Владимирның битенә төкереп алырга да җай тапты. Җиңелү белән тәмамланган 12 раундлы алыштан соң, матбугат конференциясе вакытында Чисора залда боксчы ватандашы Дэвид Хэй белән тукмашып, полициягә эләкте.
«Дерек Чисора һәм аның командасының тупас гамәлләре атна дәвамында мине шок хәлендә тотты. Аның бу гамәлләре боксны һәм дөнья чемпионы Виталий Кличконы санга сукмавын дәлилли. Матбугат конференциясе вакытында тукмашу оештыруы аның, гомумән, спортка ихтирамы булмавы турында сөйли. Моңа боксчылар оешмалары, ММЧ, фанатлар тарафыннан бернинди хуплау булмаска, аңа чик куелырга тиеш. Югыйсә боксның абруе төшәчәк», - дип белдерә Виталийның энесе танылган боксчы Владимир Кличко.
Германиянең профессиональ боксчылар федерациясе беренче адым ясады инде. Федерация ил территориясендә британияле Чисора һәм Хэй катнашындагы профессиональ алышларны уздыруны тыярга җыена. «Чисора социаль яктан куркыныч тудыра, дигән фикергә килдем. Психик тайпылышлары сизелгән бу кешегә рингта урын юк», - дип белдерде Германиянең профессиональ боксчылар федерациясе президенты Томас Пютц.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: