Шәһри Казан

Миңнеханов янә беренче!

Суык инде, суык! Чаңгы ярышы, дип, 20 градуслы салкында кем генә урамга чыгар икән, ай-һай! «Хезмәт резервлары» стадионында, ни гаҗәп, бөтен кеше дә тирләп пешкән. Кояшы да, мин сезне җылыта алмасам да, кәефегезне күтәреп торырмын дигәндәй, чаңгыга басучыларга күз кыса. Яңгырап торган күңелле музыка астында кайнар чәйдән дә авыз иткәч,...

«Россия чаңгы юллары» ярышы инде Россия күләмендә 1982 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Казанда исә ул быел 8 нче тапкыр уздырылып, бу юлы 21870 кешене җыйды. Республика күләмендә бу сан 129 меңнән артык. Үрнәк күрсәтеп беренче баручы Казаннан Әлмәт һәм Чаллы халкы да калышырга теләми.
2013 метрга VIP узышта беренче килгән Рифкать Миңнехановның да кәефе яхшы. Быел да беренчелекне бирмәгәннән генә түгел, шундый салкын булуга да карамастан, спорт бәйрәменең гадәттән тыш хәлләрсез узуына шатлана республиканың баш дәүләт автоинспекторы. Массакүләм ярышта катнашучы иң яшь кешенең 5 яшьлек оныгы Динә Миңнеханова булуы да горурлык хисләрен уятмый калмагандыр, билгеле. Финиш сызыгын икенче булып ТР юстиция министры Мидхәт Курманов узды. Өченче урынны Табигатьне файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов алды.
Җиңел генә киенеп, бурлаттай кызарып, пар бөркеп ярышучыларны өши башлаган бит-борыннарын бияләй белән каплап, кызыгып карап торучылар да киләсе елга ярышучылар арасында булыр әле, Алла боерса!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: