16+

НХЛда – үзебезнең татар егете

Яңа сезонда дөньядагы иң абруйлы хоккей лигасы - НХЛда безнең Татарстан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы чыгыш ясаячак. Ул - 18 яшьлек Түбән Кама егете Наил Раил улы ЯКУПОВ.

НХЛда – үзебезнең татар егете

Яңа сезонда дөньядагы иң абруйлы хоккей лигасы - НХЛда безнең Татарстан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы чыгыш ясаячак. Ул - 18 яшьлек Түбән Кама егете Наил Раил улы ЯКУПОВ.

Милли хоккей лига-сында моңарчы да Татарстан хоккей вәкилләренең чыгыш ясау тәҗрибәсе булды анысы. Бу юлы исә Наилнең Россия җәмәгатьчелеген шаулатуының төп сәбәбе - аның күптән түгел НХЛ драфтында гомуми беренче номер белән «Эдмонтон Ойлерз» командасына сайлануы булды. 18 яшендә үк беренче номер белән сайлану бәхете моңа кадәр Россия хоккейчыларыннан Илья Ковальчук белән Александр Овечкинга гына тәтегән иде.
Шуңа күрә Наилне әлеге НХЛ йолдызлары белән чагыштырырга тырышу урынлы. Тик Наил үзе татар егетләренә хас тыйнаклык күрсәтеп, мондый чагыштыруларга әле иртәрәк икәнен әңгәмәләрендә гел искәртеп килә. «Әлегә безне Россиядән булуыбыз гына берләштерә. Алар бүген НХЛ йолдызлары, ә мин НХЛда әле бер генә матч та уздырмадым. Миңа үземнең көчле хоккейчы булуымны исбатларга туры киләчәк», - ди егет.
Наилнең хыяллары зурдан: ул Милли хоккей лигасында тәүге сезонда ук күп уен вакыты алып, командада әйдәп баручы роленә чыгарга, беренче звенода уйнарга өметләнә.
Легендар совет хоккейчысы, соңрак күп еллар НХЛ лидеры булган Игорь Ларионов талантлы Түбән Кама егетенең уен рәвешен икенче легендар шәхес Владимир Крутовка охшатуын яшерми. «Володя кабатланмас хоккейчы иде. Шулай да мин Наил Якуповны аның белән чагыштырырга җөрьәт итәм. Ул шундый ук курку белмәс, үҗәт. Аңа Владимирдагы кебек җитезлек, тизлек хас», - дип белдерде ул күптән түгел генә.
Наил Якуповның алдагы хыяллары НХЛда танылу, Стэнли Кубогын яулау белән генә чикләнми. Ул хоккей буенча Россия җыелма командасы составына эләгүне, Сочи Олимпиадасында ил данын яклауны зур мәртәбә дип саный. «Моның өчен эшләргә дә эшләргә әле миңа», - ди ул.
Без татарстанлыларга Наил өметле хоккейчы булуы өстенә гореф-гадәтләрне, дини йолаларны үз иткән татар баласы булуы белән дә якын. Ул әңгәмәләрендә гел үзенең Татарстаннан, Түбән Камадан булуы белән горурлануын кабатлап тора.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:
Наил Раил улы Якупов 1993 елның 6 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә туа.
2009/2010 елгы сезонда Түбән Каманың Яшьләр хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Реактор» командасы данын яклавы мәгълүм. Соңгы ике сезонда Онтарионың юниорлар лигасындагы (Канада) «Сарния Стинг» командасында уйнады. Һөҗүмченең хоккей буенча юниорлар һәм яшьләр җыелма командалары составында Россия данын яклау буенча да тәҗрибәсе бар. Ул - 2012 елгы яшьләр чемпионатының көмеш призеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading