16+

Нидер җитмәде!

15 апрель көнне Мәскәүнең «Лужники» стадионында Казан «Рубин»ы Россия премьер-лигасы кысаларында җирле «Спартак» белән көч сынашты. Соңгы вакытта җиңеп йә тигез исәпкә уйнап килгән «Рубин» бу юлы, һич көтелмәгәнчә, оттырды да куйды. Мөгаен, татарның бөек шагыйре Г.Тукайның үлгән көнендә бәйрәм итәселәре килмәгәндер. Уенның беренче өлешендә ике яклы һөҗүмнәр булгалады, ләкин...

15 апрель көнне Мәскәүнең «Лужники» стадионында Казан «Рубин»ы Россия премьер-лигасы кысаларында җирле «Спартак» белән көч сынашты.
Соңгы вакытта җиңеп йә тигез исәпкә уйнап килгән «Рубин» бу юлы, һич көтелмәгәнчә, оттырды да куйды. Мөгаен, татарның бөек шагыйре Г.Тукайның үлгән көнендә бәйрәм итәселәре килмәгәндер. Уенның беренче өлешендә ике яклы һөҗүмнәр булгалады, ләкин исәп үзгәрмәде. Икенче тайм да шулай тыныч кына бетәр дип торганда, мәскәүлеләр үз сүзен әйтте. 75 нче минутта Марек Сухи, почмактан тибеп, «Рубин» капкасына беренче тупны кертте. 82 нче минутта Эммануэль Эминикеның капкага баш белән юнәлткән тубы Казан командасының өметләрен бөтенләй сүндерде.
Шулай итеп, «Рубин», 62 очко белән, турнир таблицасында 6 нчы урынны биләүне дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading