16+

Олимпиада илдә миллионерлар санын арттырды

Сочи Олимпиадасында медальләр алучы Россия спортчыларына федераль казнадан каралган премияләр күләме турында инде узган ел ахырында ук билгеле иде.

Олимпиада илдә миллионерлар санын арттырды

Сочи Олимпиадасында медальләр алучы Россия спортчыларына федераль казнадан каралган премияләр күләме турында инде узган ел ахырында ук билгеле иде.

Олимпия чемпионнарына - 4әр млн, көмеш призерларга - 2,5әр млн, бронза медаль хуҗаларына 1,7шәр млн сум каралган. Спортчыларга үзләрен тәкъдим иткән төбәк хөкүмәтләре дә акчалата ярдәм вәгъдә итә. Кайбер төбәкләрдә аның күләме федераль дәрәҗәдәге кебек, икенчеләрендә азрак, өченчеләрендә, киресенчә, күбрәк.
Олимпия триумфаторларына бүләкләр эре 15 компания спонсорлык иткән махсус фондтан да каралган.
Сочида 3 тапкыр чемпион булган Виктор Ан, моңа өстәп, фатирлы да булачак. Кореядән килгән спортчының моңа кадәр гаиләсе белән Новогорскидагы күнекмәләр базасында яшәве мәгълүм. Премьер-министр Дмитрий Медведев, әле уеннар тәмамланганчы ук, чемпионның торак мәсьәләсен хәл итәргә дигән күрсәтмә биргән иде. Нәтиҗәдә, Россиянең олимпиячеләргә ярдәм фонды үз хисабына Виктор Анны фатирлы итәргә булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading