16+

Олимпиада кайтавазы һаман дәвам итә

Күптән түгел тәмамланган Лондон Олимпиадасы геройларын традиция буенча Мәскәү Кремленә чакырып, аларга Дәүләт бүләкләре, төрле модельдәге «Ауди» автомобильләре өләштеләр. Җиңүче һәм призерларга моннан тыш саллы гына акчалата бүләкләр дә каралган. Илбашы Владимир Путин белән очрашудан соң бүләкләр алган спортчылар сөенечләрен массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә теләп бүлеште. Тик бу юлы...

32 елдан соң Россия волейболчыларын Олимпия чемпионы иткән баш тренер Владимир Алекноның шушы көннәрдә генә моңа кагылышлы фикерләре матбугатта дөнья күрде.
«Олимпиадада җиңгән өчен тренерлар бернәрсә дә - машина да, акча да, орден-медальләр дә алмады. Без берничә тапкыр инде Россия Олимпия комитетының игътибарын моңа юнәлтеп карадык, ләкин ул битараф булып калуын дәвам итә. Мин моны гаделсезлек дип саныйм, аңлый да алмыйм. Акча, машинаны алай ук мөһим әйберләр дип санамыйм. Тик тренерлар эшчәнлеген ниндидер дәүләт бүләге белән билгеләп үтәргә буладыр бит инде? Күңелгә дә җиңелрәк булыр иде. Хәзер сөйләүдән ни файда? Буласы булган инде». «Собеседник» басмасына биргән интервьюсында волейбол буенча ил җыелма командасының баш тренеры йөрәк авазын шулай җиткерә. Димәк, Россия волейболының яңа сәхифәсен ачкан талантлы тренерның Олимпиадада җиңүдән соң ил күләмендә алган иң зур бүләге Президент Владимир Путиннның телефон аша котлавы булып чыга.
Лондон Олимпиадасыннан соң Алекноның Бөтенроссия волейбол федерациясе белән килешү вакыты тәмамланды. Әлегә ул бу вазифада калу-калмавын кистереп әйтми. «Мин инде үзем өчен карар кабул иттем. Аны волейбол федерациясе җитәкчелеге белән очрашуга кадәр игълан итәсем килми», - дип белдерә ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading