16+

Оттырдык та, оттык та

Ял итү һәрчак файдага гына булырга тиеш югыйсә, әмма «Ак Барс» өчен КХЛдагы кыска тәнәфес әллә ни файдага булмаган кебек.

Оттырдык та, оттык та

Ял итү һәрчак файдага гына булырга тиеш югыйсә, әмма «Ак Барс» өчен КХЛдагы кыска тәнәфес әллә ни файдага булмаган кебек.

Беренче уенда «Ак Барс»ны үз бозында «Трактор» кабул итте. Яңа елда дүрт турда үз исәбенә нибары ике генә очко язган Чиләбе командасы Көнчыгышның әйдәп баручы командасын яхшы әзерлек белән көткән иде. Даими чемпионат бетәргә санаулы уеннар кала, ә «Трактор»га плей-оффка хәтле мөмкин булган кадәр таблицаның югарырак баскычына менәргә кирәк. Командалар ике периодны тигез исәпкә тәмамласа, уенның соңгы өлешендә чиләбе уенчылары, бер алкага күбрәк кертеп, җиңүгә иреште. Чиләбе дигәннән, өченче периодта Казан командасыннан Данис Зарипов та бер алка кертү бәхетенә иреште, ә ул, белгәнебезчә, әлеге шәһәрдә туып-үскән. «Барс»лардан тагын бер чиләбеле - Евгений Медведевка бу уенда очко алу бәхете елмаймады. Исәп - 2:3.
Көнчыгышның аутсайдеры «Автомобилист» «каты чикләвек» булыр дип берәү дә уйламагандыр, мөгаен. Әмма плей-оффка чыгу уе белән күптән хушлашкан Екатеринбург хоккейчылары моның киресен исбатлады. Уенның төп өлешен тигез исәпкә тәмамлап, алар «Ак Барс»тан бер очко алу бәхетенә иреште. Әмма тагын бер очко бүләк итәргә казанлыларның исәбендә юк иде инде, буллитлар алышында осталык һәм тәҗрибә тантана итте. Җиңү алкасын Казан командасында беренче генә уенын уздырган Н.Жердев кертте. Соңгы исәп - 4:3. Кичә казанлылар Магнитогоскида җирле «Металлург» командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading