16+

«һәр авылда көрәшче – кумир булырга тиеш»

Билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең шигаре бу. 21 яшьлек Ренас Кәлимуллин инде туган ягы - Менделеевск районы Камай авылының горурлыгына әйләнергә өлгергән.

«һәр авылда көрәшче – кумир булырга тиеш»

Билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең шигаре бу. 21 яшьлек Ренас Кәлимуллин инде туган ягы - Менделеевск районы Камай авылының горурлыгына әйләнергә өлгергән.

Ул билбау көрәше буенча Россия һәм дөнья кубогы иясе.
Бүген Казанның «Ак Барс» сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Ә 19‑23 ноябрьдә Татарстан башкаласына дөньяның иң оста көрәшчеләре җыелачак. 35 илдән 400ләп көрәшчене көтәләр, Татарстан 60 кешелек командасын инде әзерләп тә куйган. Ренас ярышларның икесенә дә әзерләнә. Ничек итепме? Авырлыгын киметә. Берсендә ул дүрт көндә биш килога ябыккан. Бернинди Кремль диетасында утырмыйча, ә катлы‑катлы кием белән йөгереп, мунчада утырып һәм ярышка бер көн кала ашамыйча йөреп. Бу ни өчен кирәкме?

Россия чемпионаты ярышлары ике көн бара: 16 октябрьдә ирләр белән хатын-кызлар 12 үлчәү категориясендә ирекле стильдә бил алыша, 17 октябрьдә классик стильдә иң яхшы көрәшченең исеме билгеле булачак. Ренасның бүгенгә авырлыгы 84 килограмм, аңа иң якын үлчәү категорияләре - 82 һәм 90 килограмм. 90 килолы баһадирлар белән көрәшкәнче, ике килога ябыгып, 82 килоларны бәреп салу җиңелрәк бит.

- Үзеңне авылыңның кумиры итеп хис итәсеңме соң? - дим.
- Әйе, авылдашлар минем турында газеталардан, интернеттан укыйлар, күргән саен, мактау сүзләре әйтәләр, - диде Ренас.
- Дөресен әйт әле, кө­рәш белән шөгыльләнеп кенә гаиләне алып барып буламы?

- Гаилә мәсьәләсендә белмим әле, өйләнмәгән. Үземә җитә. Көрәш белән 40 яшькә кадәр шөгыльләнергә телим, - диде ул.
Билбау көрәше буенча Татарстан җыелма командасы баш тренеры Минхалит Гыйльманов әйтүенчә, ярышның туган ягыңда үткәрелүе күңелне җылытып торса да, җаваплылык та бермә‑бер арта бит.
- Россия чемпионатында Кавказның барлык республикалары катнаша, 25‑30ар көрәшче алып килгәннәр. Җанатарлар күбрәк булса, туган як диварларының ярдәме, һичшиксез, тияр, - диде баш тренер.

Билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин әйтүенчә, Дагыстаннан кеше аеруча күп килгән.
- Анда һәр авылда ирекле көрәш буенча дөнья яки Олимпия чемпионы бар. Билбау белән ирекле көрәш бик якын, алымнары охшаш. Әмма билбау көрәшендә көндәшеңнән качып та китә, уңга‑сулга борыла да алмыйсың.

Һәр үлчәү категориясендә чемпионнары бар, шуңа да тамаша бик кызыклы һәм кискен булачак, - дип ышандырды Хәбир Хәбибуллин.
Көндәшләрне дөнья күлә­мендә барласак, иң осталары, нигездә, Урта Азиядән - Төрекмәнстаннан, Кыргызстаннан, Монголиядән, Үзбәкстаннан, Кытайдан килә. Шуңа да россиялеләргә җиңү без уйлаганча җиңел генә бирелми.

Минхалит Гыйльманов әйтүенчә, билбау көрәшенең ирек­ле стилендә Татарстан егетләре кавказлыларга сынатмый, юкса ул аларның милли көрәше. Алар бездән курыкмаса да, хөрмәт итәләр, диде баш тренер.

Көрәшчеләр, билбау көрәше Олимпия спорт төрләренә керсен иде, дигән теләк белән яши. Аны Россиянең спорт төрләре исемлегенә кертү бик авыр бирелсә дә, максатка барыбер ирешә алганнар бит. Олимпия уеннары белән дә шулай булмагае.

- Көрәш белән бөтен төбәк­ләрдә шөгыльләнәләр, дөнья күләмендә дә кызыксыну көннән-көн арта. Үзебезнең Татарстанда да кечкенә районнар активлашып китте. Алексеевскида Сөләймановлар гаиләсе билбау көрәшен танытуга зур өлеш кертте. Һәркемнең бер тапкыр булса да мәктәптә, Сабан туенда яки ишегалдында көрәшкәне бардыр. Әтием өч районның абсолют батыры булды, бабай да 1940 елда авыл батыры булган, дип сөйлиләр, үзем дә шөгыльләндем. Мондый традицияләр Татарстанның һәр гаиләсендә бар, - дип сөйләде федерациянең башкарма директоры. Моннан тыш, көрәш иң аз чыгымлы спорт төре дә әле.

Татарстанда хатын-кызлар да билбауга үрелә башлаган. «ШК» Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы көрәшче хатын-кызлары турында зурлап язып чыккан иде инде. Федерациядә әйтүләренчә, әлеге спорт төре Минзәлә якларында киң танылу алган, Мамадыш районы турында әйткән дә юк, диләр. Зәйдә дөнья чемпионы Регина Салихова яши.

- Ир-атлар уңыш яулар, җи­ңәр өчен туа, ә хатын-кыз­ның җәмгыятьтә бурычы башка. Шуңа да карамастан, алар арасында да үзләрен билбау көрәшендә сынап карарга те­ләүчеләр бик күп, үзебез дә гаҗәпләнәбез. Вакыт-вакыт ярышларда үлчәүләрдә, егетләргә караганда, гүзәл затлар күбрәк тә. Дөньяда кызлар арасында көндәшлек зур түгел, шуның өчен уңышка ирешергә, әлбәттә, җиңелрәк. Ике ел эчендә Россиянең спорт остасы булырга мөмкин, - диде Хәбир Хәбибуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading