Шәһри Казан

Рекордлар кую эпохасы ахырына якынлаша?!

Рекордлардан башка гына спорт үзенең бизәген югалтыр иде. Статистикага күз салсак, дөнья рекордлары спортның җәйге төрләрендә бик еш яңартыла. Иң күп рекордлар йөзүдә куелган икән. Бүген дөньяның иң титуллы спортчысы дип нәкъ менә йөзүче - америкалы Майкл Фелпс санала. Аның исәбендә 7 дөнья рекорды. Австралия йөзүчесе Грант Хэккетт көндәшеннән аз...

Спорттагы рекордлар турында сүз башлавым юкка түгел. Тамашачы тиздән Лондонда ачылачак 30 нчы җәйге Олимпия уеннарында яңа рекордлар куелуын түземсезләнеп көтә.
Шулай да белгечләр арасында, хәзер кешенең физик мөмкинлекләре чиксез түгел, иртәме-соңмы, спорт казанышлары эпохасы да ахырына якынлашачак, дигән фикер ныгый бара. Тарих битләренә күз салсак, цивилизация казанышлары кешенең физик көченә берничек тә йогынты ясамаган. Антропологлар раславынча, физик көч ягыннан бүгенге кеше борынгы бабаларыннан әллә ни аерылмый. Американың Юта штаты университеты галимнәре хәтта мәгарәдә яшәгән кеше белән бүгенге атлет арасында виртуаль ярыш та оештырып караган. Нәтиҗәдә борынгы кеше бүген күп кенә спорт дисциплиналарында җиңә алыр иде дигән фикергә килгән. Борынгы кешеләр корбаннарын эзәрлекләп бик зур араларны йөгереп үткән, бик җитез генә агачка үрмәләгән, йөзгән. Аңа сөңге яки авыр таш ыргыту да бернинди кыенлык тудырмаган. Шуннан чыгып, мәгарә кешесе әгәр бүген арабызда булса, аңа ерак араларга йөгерүдә, сөңге, диск ыргыту, гимнастика, авырлыклар күтәрү дисциплиналарында тиңнәр булмас иде, ди Америка галимнәре.
Франция белгечләре җиңел һәм авыр атлетикада, йөзүдә, велосипед спортында кешенең мөмкинлекләре чигенә якынлаша дип белдерә. Алар раславынча, сүз физик мөмкинлекләр турында гына түгел, психологик мотивация хакында да бара. «Хәтта допинг та вазгыятьне тамырдан үзгәртә алмый», - ди Франциянең спорттагы биомедицина проблемалары институты тикшеренү төркеме вәкиле Жан-Франсуа Туссан. Аның раславынча, спортчылар тыелган препаратларны һәрвакыт кулланган. Хикмәт анда түгел. Бер гасыр элек спортчылар психологик мөмкинлекләренең 75 процентын файдаланган булса, хәзер бу күрсәткеч 99 процентка җиткән. Француз галиме 2060 елга инде спортчыларда психологик мотивация бөтенләй калмаячак дип искәртә.
Хәзергә әле кеше мөмкинлекләре лимитын техник прогресс казанышлары компенсацияли. Мәсәлән, сөңге ыргытуны гына алыйк. ГДР спортчысы Уве Хон бөтен көче белән ыргыткан сөңге 100 м дан артыграк ара узып, каршыдагы трибунага чак кына тими кала. Шушы вакыйгадан соң спорт сөңгесенең конструкциясен үзгәртергә - аны сизелерлек авырайтырга булалар. 2008 елгы Пекин Олимпиадасында Speedo дигән иң заманча комбинезоннардан файдаланучы йөзүчеләр зур өстенлек ала. Комбинезонның техник параметрлары, махсус фасоны һәм махсус материалдан тегелүе күп дистанцияләрдә яңа дөнья рекордлары куярга ярдәм итә.
СССР белән АКШ арасында «салкын сугыш» барган елларда спорт үзенә күрә әлеге державалар арасындагы сугыш кырын хәтерләтә иде. 1948 елда хәтта КПСС Үзәк Комитетының совет спортчыларының халыкара ярышларда бары җиңүгә омтылырга тиешлеге турындагы махсус карары дөнья күрә. Көндәшләр дә нәкъ шундый максатлар куя. 1963 елда АКШның юстиция министры Роберт Кеннеди, илнең абруен космик ракеталар һәм Олимпиаданың алтын медальләре билгели, дип белдерә. Спортның идеологик роле 1980 елларда үзенең югары ноктасына җитә. Ләкин бүген спорт рекордлары куюның максаты үзгәрде. Алар камиллеккә, кеше организмы мөмкинлекләрен тулы куәткә файдалануга йөз тота. Шуңа да хәзер рекордлар географиясе шактый киңәйде. Бүген дөнья рекордын куючылар арасында Азия, Африка илләре вәкилләре саны артты. Ә бит 20 еллар элек бу сенсация буларак кабул ителер иде.
Көнчыгыш Африка вәкилләре озак еллардан бирле ерак араларга йөгерүдә беренчелекне бирми. Кайбер галимнәр моны генетик фактор белән бәйләп аңлата. Икенчеләре моның сәбәбен интенсив тренировкаларда күрә.
Рекордлар куеп зур акчалар эшләү мөмкинлеге бүгенге спортчылар өчен иң зур стимул булып санала. Мәсәлән, җиңел атлетика буенча Осакада узган дөнья беренчелегендә моның өчен 100 мең доллар күләмендә бонус вәгъдә ителгән булган.
Спорттагы рекордларның киләчәк перспективаларына әйләнеп кайтканда, белгечләр, фәннең үсеше рекордлар артыннан кууны дәвам итәргә мөмкинлек бирергә тиеш, дип искәртә. Мәсәлән, геннар инженериясе ярдәмендә камил атлет формалаштырып. Ләкин бу фикерләр әлегә күбрәк фәнни фантастиканы хәтерләтә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: