16+

Роналду – чемпион, Месси – иң яхшы бомбардир

«Барселона» - «Реал», Хосеп Гвардиола - Жозе Моуриньо, Лионель Месси - Криштиану Роналду каршылыгы соңгы ике елда Испания җанатарларын гына түгел, галәмнең футбол белән кызыксынган бер кешесен дә битараф калдырмагандыр. Моңа кадәр өч ел рәттән «Барселона» ил чемпионы исемен берәүгә дә бирмәде. Быел исә ул «Реал»ны алга уздырырга мәҗбүр булды....

«Барселона» - «Реал», Хосеп Гвардиола - Жозе Моуриньо, Лионель Месси - Криштиану Роналду каршылыгы соңгы ике елда Испания җанатарларын гына түгел, галәмнең футбол белән кызыксынган бер кешесен дә битараф калдырмагандыр. Моңа кадәр өч ел рәттән «Барселона» ил чемпионы исемен берәүгә дә бирмәде. Быел исә ул «Реал»ны алга уздырырга мәҗбүр булды. Мадрид клубы чемпион титулы өчен көрәштә, ниһаять, Каталония клубының борынына чиртте дип сөенергә ашыкмыйк әле. Аның каравы, әлеге командаларның һөҗүмчеләре Месси белән Роналду арасындагы көрәш «Барселона» уенчысы файдасына тәмамланды. Лионель Месси сезон дәвамында көндәшләр капкасына 50 туп кертеп, Испаниянең быелгы чемпионатының иң яхшы бомбардиры дип танылды. Криштиану Роналду исә 46 туп белән чикләнде.
Месси 2009/2010 сезонда әлеге мәртәбәле исемне яулаган иде инде. Дөрес, ул вакытта футболчы 16 тупка азрак керткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading