Шәһри Казан

Рондон «Рубин»га мастер-класс күрсәтте

Рондон - «Рубин» - 3:0. «Зенит» клубы уенчысы Саломон Рондонның үзенең элекке командасы «Рубин» капкасына керткән өч тубы төньяк башкала футболчыларына зур уңыш китерде.

Реклама

«Петровский» стадионында узган бу матч «Рубин»ның тар-мар ителүе белән тәмамланды. Казан клубының моңарчы мондый зур исәп - 2:6 белән җиңелгәне юк иде әле. Рондон башкарган хет-триктан тыш, мәйдан хуҗалары Халкның ике пенальтие һәм Данниның бер голы белән балкыды. Казанлыларны коры исәп белән тар-мар ителүдән Роман Еременко белән Сердар Азмун керткән җавап туплары гына коткарды. Очрашуның нәтиҗәсенә узган матчта дисквалификация алган капкачы Сергей Рыжиковның булмавы да зур йогынты ясады булса кирәк. Аны алмаштырган Юрий Нестеренкога тәҗрибә җитеп бетмәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: