16+

«Россия чаңгы юлы» бер атнага кичектерелә

«Россия чаңгы юлы - 2014»кә Казанда төп старт «Кояшлы» лагеренда биреләчәк. Күп кеше катнашындагы чаңгы йөгерешен үткәрү 2 февральгә планлаштырылган, әмма салкын булу сәбәпле, үткәреләчәк көн үзгәрергә мөмкин.

Традицион күп кеше катнашындагы «Россия чаңгы юлы»на старт Казанда быел өч мәйданда узачак. Төп старт Урман аръягы (Залесный) бистәсендәге «Кояшлы» («Солнечный») сәламәтләндерү лагере каршында оештырылачак.
Ярышларның рәсми ачылышы Урман аръягы бистәсендә көндезге 12гә планлаштырылган. Моннан тыш, «Россия чаңгы юлы - 2014» тагын ике мәйданда - Идел буе районының Дубравная урамындагы урман-парк зонасында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узачак.
Катнашучыларны теркәү 28 гыйнвардан башлап 1 февральгә кадәр Үзәк стадионда узачак. Мандат комиссиясенең эше иртәнге 10нан башлап кичке 5кә кадәр билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading