Шәһри Казан

Россия чемпионы Айгөл Ситдыйкова: «Штанга күтәрү нәрсә ул, ә син бала табып кара!»

Җыйнак кына гәүдәле, самими елмаючы Айгөл Ситдыйкованы беренче карашка спорт мастеры димәссең дә.

Ә ул пауэрлифтинг буенча Россия Кубогы чемпионы. Әле ике бала анасы да.
Авырлыгы 46 кило гына булган яшь ханым үзеннән ике тапкыр авыррак (105 кг) штанганы «ых» та итми күтәрә дә ата. Айгөлнең спортзалда ясаган күнегүләренә исем китеп карап торам. Ә ул:
- Штанга күтәрү нәрсә инде ул, менә син бала табып кара! Анысы авыррак, - дип шаяртып ала да тагын штангасына барып ябыша.

Айгөл - Казан кызы, кияү­гә чыккач, Яшел Үзән шәһәренә күчә. Ире Айдар белән танышуга да спорт сәбәпче.

Институтта укыганда, физкультура дәресендә ул беренче тапкыр штанга «таягын» күтәреп караган, шунда аны укытучысы күреп алып, пауэрлифтинг буенча тренер Игорь Беляков белән таныштырган.
- Ул вакытта мин әле яңа гына 18емне тутырган идем. Бер-ике тапкыр шөгыльләнеп карадым да ошап китте. Бу хатын-кызлар спорты түгел дигән нәрсә башка да килмәде. Спортның кайсы төре кызларныкы инде аның? Бөтенесендә дә шул ук ялыктыргыч күнегүләр. Синнән физик һәм рухи көч таләп ителә, - ди Айгөл.

Баштарак кызларының бу шөгылен әти-әнисе дә аңламый. Бигрәк тә әнисе авыр күтәргән кызы өчен борчыла. Ләкин Айгөл спортны барыбер ташламыйм дип кырт кискәч, күнәргә туры килә.
- Тик торганда гына авыр әйбер күтәрсәң, әл­бәт­тә, сәламәтлеккә зыян килә. Без бит аз-азлап кына килограммнарны арттырабыз. «Авыр күтәрмә, синең бит әле бала да табасың бар!» - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Ләкин спорт белән шөгыльләнү, киресенчә, бала тапканда ярдәм генә итте. Кызларга бер киңәшем бар, баланы җиңел табасыгыз килсә - пресс ясагыз. Пресс тулгак тотканда көчәнергә ярдәм итә. Үзем бала табу йортында кызларның көчәнә алмыйча интегүләренә шаһит булдым, - ди Айгөл.

Реклама

Бала тапканнан соң күп­ләр спортка кире кайта алмый. Җиңү пьедесталы да, медальләр дә якты бер хатирә булып кына кала. Ә Айгөл спортка кайтып кына калмый, зур җиңүләргә дә ирешә. Ләкин моңа кадәр аңа әле үз-үзен, ике бала тапканнан соң барлык­ка килгән артык килограммнарын (11 кг!) җиңәргә туры килә. Өч еллык тәнәфестән соң, ул барысын да яңадан башлый.
- Ярыш­ларга әзер­лекне бу елның июленнән ге­нә башладым. Беренче көнне 30 кглы штанга белән көчкә чүгәли алдым. Шунда югалып калдым: элеккеге тизлегем дә, көчем дә беткән икән бит. Ләкин бирешмәдем, үз-үземә: «Мин булдыра алам!» - дидем. Максатым бары җиңү генә, бүтәнчә юл юк иде, - ди спортчы.

Айгөлнең ире белән икесенә бер тренер. Икесе дә югары нәтиҗәләргә омтылганга, гаилә графигын да төзегәннәр.
- Вакыт һәрвакыт бернәрсәгә дә җитми. Өйдәге хатын-кыз эшләрен минем өчен беркем дә эшләми бит. Ирем дә спортчы булгач, икебезгә дә җайлы булырлык итеп график төзедек. Атнасына өч көн ул өйдә утыра - мин күнегүләрдә, аннан соң алышынабыз, - ди.

Декабрь башында Арзамас шәһәрендә узган Идел буе федераль округы чемпионатыннан Айгөл тагын җиңү белән кайтты. 47 кгга кадәр булган авырлыктагы спортчылар арасында - өченче, ә шәхси күрсәткечтә беренчелекне яулады. Бу юлы Айгөл, халыкара спорт мастерына тиешле нормативларны узып, республиканың яңа рекордын куйды.

26 яшьлек Айгөл Рәҗәпова-Ситдыйкова яшьләр арасында пауэрлифтинг буенча Дөнья беренчелеге (Чехия, 2012), Идел буе федераль округы (2015), Россия Кубогы чемпионы (2015)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    83
    0
    1
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    324
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0