16+

Россия футболы тирәсендә чираттагы гауга

Россия футболы тирәсендә зур акчалар әйләнүгә карамастан, ни кызганыч, беренче номерлы әлеге спорт төре бездә казанышлар белән түгел, ә күбрәк футбол тирәсендә барган интригалар белән ассоциацияләшә. Ил чемпионатының чираттагы туры саен ниндидер гауга чыга тора.

Россия футболы тирәсендә зур акчалар әйләнүгә карамастан, ни кызганыч, беренче номерлы әлеге спорт төре бездә казанышлар белән түгел, ә күбрәк футбол тирәсендә барган интригалар белән ассоциацияләшә. Ил чемпионатының чираттагы туры саен ниндидер гауга чыга тора.

Киң җәмәгатьчелек инде менә атнадан артык танылган телекомментатор Дмитрий Губерниевның гамәлләрен бәяләү белән мәшгуль. Чемпионатның үзәк матчын - башкала командалары ЦСКА белән «Спартак» уенының телетрансляциясен шәрехләгән Губерниевны, тәнәфес вакытында Россия футболы, ил җыелма командасы капкачысы Вячеслав Малафеев хакындагы фикерләрен бик үк әдәпле булмаган тонда белдерүдә гаеплиләр. Бактың исә ул көнне матч «Россия 2» каналы белән бер үк вакытта интернеттан spotrtbox.ru сайты аша да трансляцияләнгән. Тәнәфес вакытында телевизион трансляцияне реклама алмаштырган булса, интернет трансляция исә тәнәфестә дә дәвам иткән. Нәтиҗәдә Губерниевның коллегасы белән үзара фикер алышуы матчны дөнья челтәре аша күзләүче тамашачының игътибарына эләккән. Шуны гына көтеп торганнар диярсең, бу өлешне шунда ук интернетка элеп тә куйганнар.
Дмитрий Губерниев тамашачыларга барыннан да бигрәк «Россия 2» каналында биатлон комментаторы буларак билгеле. Аның эмоциональ шәрехләмәләрен тамашачыларның бер өлеше зарыгып көтеп ала. Икенчеләре исә, уен мизгелләренә күбрәк игътибар итәсе урында, спортчыларның шәхси тормышларын бәян итү белән мавыгуын өнәп бетерми.
Футбол матчы тәнәфесендә булган вакыйгадан соң, бәхәсләргә җанатарлардан алып Президент Администрациясенә, журналистлардан алып олимпия чемпионнарына кадәр кушылды. РФ Президенты ярдәмчесе, Россия футбол берлеге идарәсенең әгъзасы Аркадий Дворкович Губерниевны начар комментатор дип атый, аны, спортчыларны ихтирам итми, үз-үзенә генә сокланучы, дип гаепли. Ә менә легендар биатлончы Александр Тихонов, киресенчә, Губерниевны яклап чыга. Аны чорыбызның иң яхшы комментаторы дип атап, безнең футболны цензурасыз сүзләрдән башка карап булмый, дип ассызыклый.
Гадәттәгечә, бу очракның да сабак алу өчен ниндидер тәрбияви нәтиҗәсе булмады, бары чираттагы тапкыр шау-шу куптарып ләззәтләнүгә генә кайтып калды. «Россия 2» телеканалы җитәкчелеге Дмитрий Губерниевның футбол программаларын алып барудан бары берничә айга гына читләштерелүен, ләкин телеканалның башка проектларында эшләвен дәвам итәчәген хәбәр итте. Комментатор үзе икенче көнне үк интервьюсында берничә айдан футбол трансляцияләренә кире кайтачагын ышандырды.
Шушыңа охшаш хәл берничә ай элек Англиядә булган иде. Ул чакта танылган ике комментатор, студия микрофоннары сүндерелгән дип уйлап, көлә-көлә матч хөкемдарының профессиональлек дәрәҗәсенә шик белдергәннәр. Тупас сүзләр кулланмасалар да, алар, журналист этикасын һәм сәяси тотнаклылыкны сакламауда гаепләнеп, эшләреннән куылган. Тик Россия Англия түгел шул.
Җанатарлар форумнарында шәрехләмәләр белән танышканда җәмәгатьчелек фикерен чагылдыручы мондый юлларны очраттым: «Журналистларны гадәти спорт сөючеләрдән микрофон аера. Журналист аерым тапшыру, трансляция вакытында эфирда да, эфирдан тыш та эшли, үзен тота белергә тиеш».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading