16+

Россия Израильнең борынына «чиртте»

Россия җыелма командасының яңа тренеры Фабио Капелло өчен чит ил «командировкасы»на рәсми старт 7 сентябрьдә Төньяк Ирландия командасы белән очрашудан башланган иде.

Россия Израильнең борынына «чиртте»

Россия җыелма командасының яңа тренеры Фабио Капелло өчен чит ил «командировкасы»на рәсми старт 7 сентябрьдә Төньяк Ирландия командасы белән очрашудан башланган иде.

Исәп безнекеләр файдасына (2:0) булса да, футбол сөючеләр уенның нәтиҗәсеннән бөтенләй үк канәгать булмадылар, янәсе, безгә мондый гына уен кирәкми (әйтерсең лә Россия командасы моңа хәтле башларны әйләндерерлек уңышларга ирешеп килде).
Израиль командасы белән булачак уен алдыннан Капелло составны сизелерлек үзгәртте - тәҗрибәле А.Дзагоевка старт өлешендә урын «табылмады», аның каравы уенның беренче минутларыннан ук А.Кокорин белән Д.Глушаков кырда иделәр.
Алдан ук фаразланганча, россиялеләр уенның башыннан ук индивидуаль осталык хисабына территориаль өстенлеккә ирешә алдылар. Уен югары тизлекләрдә башланып китмәсә дә, Израиль капкасы янында куркыныч мизгелләр булып алды.
Исәпне 7 нче минутта А.Кержаков ачты. Александрга җыелма командада күптән инде туп кертү бәхете елмайганы юк, бу уңайдан инглиз журналистлары аңа яңа исем дә уйлап тапканнар. Әлеге уенның хөкемдары инглиз булуы да, бәлки, Кержаковка өстәмә бер этәргеч булгандыр - ул бер туп белән генә тукталып калмады, Дуду Атава капкасына тагын берне кертте. Соңгы нәтиҗә - 4:0, тагын ике гол Кокорин белән Фәйзуллин исәбендә.
Әлбәттә, ике уен буенча гына җыелма команда турында ниндидер нәтиҗә ясарга иртәрәк, әмма җаны-тәне белән футболга бирелгәннәр хәзерге коллективның элеккеге масайган, үз-үзләренә артык ышанган һәм шуның белән тынычланган «йолдызлар» командасыннан үзгә булуын күрми калмаганнардыр. Хәерле сәгатьтә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading