16+

Россиялеләр грекларга җиңелде

Россия җыелма командасы, Грециягә җиңелеп (0:1), Европа чемпионатыннан төшеп калды.

Россиялеләр грекларга җиңелде

Россия җыелма командасы, Грециягә җиңелеп (0:1), Европа чемпионатыннан төшеп калды.

Греклар очрашуның старт өлешен уңышлы уздырды. Ә соңрак инде безнең команда инициативаны үз кулына алды һәм бөтен беренче тайм дәвамында көндәшенә каршы һөҗүмнәр оештырды. Әмма беренче 45 минутка өстәлгән вакытка, уяулыкны югалтып, капкаларына бердәнбер голны керттерергә мәҗбүр булды. Шуның белән чирекфиналга путевканың кемгә биреләчәге дә хәл ителде. Карагунис, безнең футболчыларның югалып калуыннан файдаланып, уң фланг буенча алга ыргылды. Малафев ул типкән тупны тотып кала алмады.
Россия җыелма командасы, икенче таймның башыннан ук, грекларны үз капкасына китереп кысты. Россиялеләргә бары бер генә туп кертергә иде дә, әмма Дик Адвокат шәкертләре моңа, мөмкинлекләре була торып та, ирешә алмады. Команданың 72 нче минутка кадәр, исәп буенча калышса да, чирекфиналга чыгарга мөмкинлеге булды. Ни өчен дигәндә, параллель матчта - Польша белән Чехия уенында исәп тигез иде. Әмма чехлар соңрак туп кертә алды. Шул рәвешле Россия җыелма командасы үз төркемендә өченче урынга калды. Нәтиҗәдә чехлар - беренче, греклар исә икенче урында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading