16+

«Рубин» өчен көчсез көндәшләр юк»

Сербиянең «Ягодина» командасы Европа Лигасының икенче квалификацияләнгән раундында казанлыларның төп көндәше булырга мөмкин.

«Рубин» өчен көчсез көндәшләр юк»

Сербиянең «Ягодина» командасы Европа Лигасының икенче квалификацияләнгән раундында казанлыларның төп көндәше булырга мөмкин.

«Рубин» капкачысы Сергей Рыжиков бу фаразга берникадәр аңлатма биреп узды. «Рубин» өчен көчсез көндәшләр булмый. Очрашуга тиешенчә әзерләнәчәкбез. Яхшы матчлар килеп чыгар дип уйлыйм», - ди ул. Шулай ук «Ягодина» турында конкрет бернәрсә дә әйтә алмавын да белдерде. Узган сезонда Европа Лигасында «Рубин» күп еллардан бирле Сербия чемпионатын отып килүче «Партизан» белән уйнаган булган. «Күп кенә кызыклы яшьләрне җыйган ул команда миңа ошаган иде. Ә «Ягодина» ил Кубогын откан икән, ул инде көчле команда дигән сүз», - ди Сергей Рыжиков. Сербиянең җыелма командасы өчен нигездә башка чемпионатлар уенчылары чыгыш ясый. Аның клуб дәрәҗәсе уртача дип уйларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading