16+

«Рубин» отмады һәм оттырмады да

«Рубин», Россия Премьер Лигасының 21 нче турниры кысаларында, Грозныйның «Әхмәд-Арена»сында җирле «Терек» белән узган матчны ничьяга тәмамлады. Шулай итеп, «Рубин» Россия футбол чемпионаты таблицасында үзгәрешсез - 6 нчы урында калды.

«Рубин» отмады һәм оттырмады да

«Рубин», Россия Премьер Лигасының 21 нче турниры кысаларында, Грозныйның «Әхмәд-Арена»сында җирле «Терек» белән узган матчны ничьяга тәмамлады. Шулай итеп, «Рубин» Россия футбол чемпионаты таблицасында үзгәрешсез - 6 нчы урында калды.

Казанлылар әлеге уенга берсеннән-берсе авыррак уен серияләреннән соң, «Леванте» һәм «Зенит» командалары белән көч сынашкач килде. Шуңа да карамастан, Корбан Бердыев футбол кырына төп составтагы барлык уенчыларын да чыгарды.
«Терек»ның бу сезонда шактый уңышларга ирешүен һәм безнең матчларның тыгыз график белән баруын исәпкә алганда, мин нәти­җәдән канәгать. Еврокубок матчларыннан күчәргә без өйрәндек, әмма уенчыларның функциональ аруы үзен сиздерә. Шулай да алар характер күрсәтте», - дип белдерде Корбан Бердыев, матч тәмамланганнан соң.
Ике команда да уенны акрын темп белән башлап җибәрде. Беренче кискен мизгел бары тик 22 нче минут җиткәч кенә булды. Роман Еременко, аяк табаны белән туктатып, тупны Караденизга калдырды һәм анысы тупны икенче Еременко - Алексейга таба юнәлтте. Адилсон аңа шул мизгелдә аяк чалырга өлгерде һәм туп Еременкога тәгәрәп түгел, ә сикерә-сикерә барып җитте. Ярымсакчының капкага тибүе дә шуңа күрә бик төгәл була алмады. 25 нче минутта Калешинга сары карточка эләкте. Шуның белән беренче таймның искә алырдай кызыклы башка мизгелләре булмады да. Тулаем алганда, уенның күпчелек өлеше, тамашачыны ялыктырып, мәй­дан үзәгендә дәвам итте.
Дөрес, ике якның да гол кертү мөмкинлеге булды. Әмма алар аны файдалана алмадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading