Шәһри Казан

«Рубин»ны «Ростов» туктата алмады

Красноярскиның «Енисей» командасына оттырган «Рубин» чираттагы уенын Ростовта уздырды. Җирле «Ростов» командасы әлеге турга хәтле Мәскәүнең «Спартак» клубы белән очрашып, шулай ук җиңелү ачысын татыган иде. Шуңа күрә, һәр ике команда да әлеге уенга ныклап әзерләнде. Казанлылар беренче таймда ук инициативаны үз кулларына алуга ирештеләр: әйтерсең лә, «Ростов»ның үз мәйданында...

Реклама

Красноярскиның «Енисей» командасына оттырган «Рубин» чираттагы уенын Ростовта уздырды. Җирле «Ростов» командасы әлеге турга хәтле Мәскәүнең «Спартак» клубы белән очрашып, шулай ук җиңелү ачысын татыган иде. Шуңа күрә, һәр ике команда да әлеге уенга ныклап әзерләнде.
Казанлылар беренче таймда ук инициативаны үз кулларына алуга ирештеләр: әйтерсең лә, «Ростов»ның үз мәйданында түгел, ә киресенчә, кунактагы уены иде бу. Хуҗалар, контратакага бару түгел, хәтта кырның икенче өлешенә дә чыга алмады. Шундый уен барышында голларның бары тик Ростов капкасына гына керүенә искитәсе дә түгел.
«Рубин» тәнәфескә хәтле исәпне 2:0 ясады, ике тупны да Венесуэла һөҗүмчесе Саломон Рондон кертте. Беренчесендә Карадениз күтәртеп җибәргән тупны капка линиясеннән башы белән бәреп кертсә, икенчесендә, төгәл тибеп, Плетикосны бирелергә мәҗбүр итте.
Хуҗалар икенче таймны активрак башлады һәм казанлыларның капкасы янында берничә һөҗүм ясау бәхетенә иреште. Уенның беренче өлешендә эшсезлектән «аптыраган» капкачы Сергей Рыжиков та берничә тапкыр уенга кушылды. Ләкин исәп аермасы кимемәде, ә киресенчә, «Рубин» файдасына арта гына барды. Сальваторе Боккетти почмактан җибәрелгән тупны бернинди каршылыксыз «Ростов» капкасына юллап, исәпне тагын бер тупка арттырды. Ә финал ноктасын Владимир Дядюн куйды.
Бүген казанлылар, 18 очко белән, турнир таблицасының алтынчы баскычына менде һәм өстәмә күрсәткечләр исәбенә, Санкт-Петербургның «Зенит» командасын узып китте. Ә «Ростов» исә, 9 очко белән, 13 урында калды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим