16+

«Рухым белән көрәшче мин»

Билбау көрәшенә республикада иң беренчеләрдән булып юкка гына тотынмаганнарын раслагандай, мамадышлылар әле булса спортның бу төрендә әйдәп бара. Шуның өстенә: «Районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спортка бик игътибар бирә иде, хәзер Анатолий Иванов шулай ук көрәшкә җаны-тәне белән ярдәм итә», - ди ирекле көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәше буенча...

«Рухым белән көрәшче мин»

Билбау көрәшенә республикада иң беренчеләрдән булып юкка гына тотынмаганнарын раслагандай, мамадышлылар әле булса спортның бу төрендә әйдәп бара. Шуның өстенә: «Районның элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спортка бик игътибар бирә иде, хәзер Анатолий Иванов шулай ук көрәшкә җаны-тәне белән ярдәм итә», - ди ирекле көрәш буенча спорт остасы, билбау көрәше буенча...

Шулай да тренерның соңгы еллардагы күзәтүләре егетләр файдасына түгел икән. «Егетләрнең көрәшкә бик барасылары килеп тормый, күбрәк компьютерда утыралар. Шуңа күрә дә ир-егетләрнең буыны сыеграк хәзер», - ди ул. 35 ел тренер булып эшләп, Дамир Заһартдинов (Ташкент) кебек Олимпия уеннарында ирекле көрәш буенча ярышларда катнашкан дөнья чемпионы тәрбияләгән тренерның сүзләрендә хаклык бардыр. Ә менә кызларның келәмгә чыгуын ничек аңлатырга? Бу хакта гүзәл затларыбызның үзләреннән сораштырсак, хәерлерәк булыр. Әңгәмәдәшем - спорт остасы, билбау көрәше буенча күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган, Казанның Спорт, физкультура һәм туристлык буенча Идел буе академиясенең I курс студенты, Мамадыш кызы Гөлия ХӘБИБУЛЛИНА.
- Гөлия, спортның бу төре нәрсәсе белән сихерләде? Очраклылыкмы бу, әллә холык-фигылең белән үк тә көрәшчеләр кавеменнәнме син?
- Очраклылык димәс идем. Мәктәптә укыганда ике ел сәнгать мәктәбенә йөрдем. Хәзер исә рәсем ясаганым юк. Ул чакта ясаганнарым да җиткәндер, күрәсең. 4әр сәгать буе бер әйбер ясап кадакланып утыру минем өчен түгел икән. Миңа хәрәкәт кирәк. Көннәрдән бер көнне Мамадыштагы спорт мәктәбенә бардым һәм шунда калдым. Эчтәге тартылу инде ул ниндидер. Инде менә 6 еллап шөгыльләнәм. Яуланган кубоклар саны да уннан артып китте. Чыннан да, рухым белән көрәшче мин. Ә холкыма килгәндә, миңа тимәсәләр - мин бик әйбәт кеше.
- Мәктәптә күбрәк кайсы фәнгә өстенлек бирә идең?
- Математика. Әмма, күрәсез, бөтенләй башка якка киттем.
- Әти-әниең, бу кыз бала шөгыле түгел, дип каршы килмәдеме соң?
- Берара әйттеләр. Аннары тынычландылар. Травмалар башлангач, тагын әйтә башладылар. Канга сеңгәч, көрәшнең тәмен бер тойгач, ташлап булмый икән аны. Аякның сеңерләрен өздергән идем. Операциядән соң менә тагын көрәшә башладым.
- Каты куллы кызга егетләрнең карашы ничегрәк?
- Анысын алардан сорарга кирәк инде...
- Үзеңне спортның башка төрләрендә сынап карамадыңмы?
- Миңа башкасы кызык түгел, көрәш кенә булсын. Тренировкадан арып кайтасың, шунысы да рәхәт. Тупасландырмыймы, диючеләр бар. Кеше өйдә чигү чигеп утырып та әллә ниндигә әйләнергә мөмкин дип уйлыйм. Ул һәркемнең үзенә бәйле.
- Спорттан башкага да вакыт каламы?
- Сәйләннән әйберләр ясарга яратам. Апайларга, әниләргә бүләккә дип тә, үземә дә эшлим. Ул миңа бик ошый.
- Спорт, көрәш нәрсә бирә?
Максат куям икән, ничек кенә булмасын, шуңа ирешергә тырышам. Мин Татарстанда тотрыклы рәвештә беренче урында барам. Спорт үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әти-әни җилкәсендә утырмаска, үзеңне-үзең тәэмин итәргә, сакларга, якларга өйрәтә. Кайда гына булма, син үзеңә һәм бары тик үзеңә генә таянасың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading