16+

«Салават OPEN» ярышлары

Бу атама яңа автомобиль маркасы дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, ул - танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына ия Салават Фәтхетдинов оештыра торган өстәл теннисы ярышы.

«Салават OPEN» ярышлары

Бу атама яңа автомобиль маркасы дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, ул - танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына ия Салават Фәтхетдинов оештыра торган өстәл теннисы ярышы.

Быел атнаның һәр якшәмбесендә төрле спорт мәктәпләрендә, спортзалларда өстәл теннисы буенча күнегүләр, кечкенә генә ярышлар оештырылып килде. Узган ялда шуларның бер нәтиҗәсе төсендә, Казан шәһәренең Отрадная урамында урнашкан спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча «Салават OPEN» дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Анда унсигездән утыз яшькәчә булган ир-егетләр катнашты. Күпчелеге студентлар, аспирантлар, бизнес өлкәсендә беренче адымнарын ясап килгән яшь эшмәкәрләр. Ярышны алып баручы Ринат Миргаязов: «Биредә бүген йөзгә якын кеше катнашты, алар арасыннан иң оста теннис уйнаучы ун кеше Салават абыйның үз кулыннан төрле бүләкләр алачак», - дип белдерде.
«Салават OPEN» дип аталган теннис ярышлары моннан өч еллап элек беренче тапкыр Мәскәүдә оештырыла, ә Казанда әле тәүге тапкыр гына. Киләчәктә аны традицион төстә ел саен уздырырлар дип көтелә.
Ярышның азагына таба спорт мәктәбенә җырчы Салават Фәтхетдинов белән аның баянчысы Альфред Якшимбетов килеп керде. Бәйге тәмамлангач, алар җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, медальләр, кубок тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading