Шәһри Казан

«Салават»тан котылып булмады

Өченче көн Казан «Ак Барс»ы Ханты-Мансийск шәһәрендә җирле «Югра» командасы белән очрашты. Бу быелгы даими чемпионатның соңгы уены булды. «Ак Барс» җиңеп, параллель матчта Магнитогорск «Металлург»ы Уфаның «Салават Юлаев»ына оттырган очракта, плей-оффның беренче этабында казанлыларга Уфаның «Салават Юлаев»ы түгел, ә «Барыс» йә «Амур» кебек «тешсезрәк» көндәш туры килергә мөмкин иде....

Реклама

Өченче көн Казан «Ак Барс»ы Ханты-Мансийск шәһәрендә җирле «Югра» командасы белән очрашты. Бу быелгы даими чемпионатның соңгы уены булды. «Ак Барс» җиңеп, параллель матчта Магнитогорск «Металлург»ы Уфаның «Салават Юлаев»ына оттырган очракта, плей-оффның беренче этабында казанлыларга Уфаның «Салават Юлаев»ы түгел, ә «Барыс» йә «Амур» кебек «тешсезрәк» көндәш туры килергә мөмкин иде. Әмма бу шартларның берсе дә үтәлмәде.
Матч кызу темплар белән башланып китте. 7 нче минутта ук Данис Зарипов, гол кертеп, мәйдан хуҗаларының кәефен кырды. 16 нчы минутта Евгений Хвостов голы белән «барсларга» җавап бирде. Беренче период бетәргә биш секунд кала янәдән Данис Зарипов, бергә-бер чыгып, Эдгарс Масальскис капкасына ыргылды, әмма Алексей Пепеляев кунаклар уенчысын кәшәкәсе белән егып салды. Арбитр моның өчен хуҗалар капкасына буллит билгеләде. Зарипов шулай итеп Масальскис капкасына икенче алканы да шудыртты. Тәнәфестән соң 25 нче минутта Алексей Морозов, исәпне 3:1 итеп, «Югра» командасын тәмам үпкәләтте. Нәтиҗәсе озак көттермәде - хуҗалардан Виталий Ситников 27 нче минутта исәп аермасын киметте. 44 нче минутта Артем Булянский исәпне тигезләп тә куйды. 48 нче минутта Евгений Бодров «Ак Барс»ны янә алга чыгарып маташса да, әлеге дә баягы Виталий Ситников 54 нче минутта Иван Касутин капкасына дүртенче гол кертеп, исәпне тагын тигезләп куйды. Овертаймда берни дә үзгәрмәде, ә буллитларда «Югра» өстенрәк булып чыкты. Матч «Югра» файдасына 5:4 белән тәмамланды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: