16+

Шәп футболчы булуга караганда, яхшы кеше булу мөһимрәк

Соңгы берничә елда дөньяның иң яхшы футболчысы исемен йөрткән Испаниянең «Барселона» һәм Аргентина җыелма командалары уенчысы Лионель Месси шундый фикердә.

Шәп футболчы булуга караганда, яхшы кеше булу мөһимрәк

Соңгы берничә елда дөньяның иң яхшы футболчысы исемен йөрткән Испаниянең «Барселона» һәм Аргентина җыелма командалары уенчысы Лионель Месси шундый фикердә.

Кеше никадәр бөегрәк, зыялырак булган саен, ул шулкадәр гадирәк була. Моны көндәлек тормышта бик күп мисаллар раслый. Исеме мәгълүмат чараларында бер-ике күренүгә үк борын чөерә башлаган һәм «йолдыз» булдым дип үз-үзләренә сокланып, башкалардан да шуны таләп итүчеләр шактый очрый бүген. Бигрәк тә шоу-бизнес һәм спорт өлкәсендә. Зур акчалар хөкем сөргән Россия футболында мондый күренеш аеруча киң таралган. Спортның әлеге төре буенча безнекеләргә дөнья аренасында абруй казану өчен эшлисе дә эшлисе бит әле югыйсә.
Соңгы берничә елда дөньяның иң яхшы футболчысы исеменә лаек булган талантлы футболчы Лионель Месси, киресенчә, әңгәмәләрендә команда белән ирешелгән казанышларның шәхси казанышлар һәм мәнфәгатьләрдән күпкә өстенрәк булуын даими искәртеп килә.
Шәхси бүләкләргә караганда, минем өчен үзем уйнаган команданың уңышлары әһәмиятлерәк. Дөньяның иң яхшы футболчысы булуга караганда, яхшы кеше булып калуны тагын да мөһимрәк әйбер дип саныйм. Көндәшләр капкасына туплар кертү бик әйбәт, шул ук вакытта командадагы партнерларың белән яхшы мөнәсәбәтләрне дә саклап кала белергә кирәк. Мәсәлән, «Барселона»да бөек футболчылар арасында уйнавымны үзем өчен зур бәхет дип саныйм. Алардан башка мин команда дәрәҗәсендә дә, шәхси дәрәҗәдә дә бернинди титулга ирешә алмаган булыр идем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading