16+

Соңгы уенны оттык!

13 май көнне Россия чемпионатының 44 нче туры кысаларында Казанның «Рубин» футбол командасы үз мәйданында Мәскәүнең ЦСКА командасын кабул итте. Безнекеләрнең әлеге уенда алтынчы йә җиденче урында калуы гына хәл ителсә, мәскәүлеләр өчен көмеш медальләр генә түгел, ә Чемпионнар лигасына чыгу-чыкмау мәсьәләсе дә күтәрелде.

Соңгы уенны оттык!

13 май көнне Россия чемпионатының 44 нче туры кысаларында Казанның «Рубин» футбол командасы үз мәйданында Мәскәүнең ЦСКА командасын кабул итте. Безнекеләрнең әлеге уенда алтынчы йә җиденче урында калуы гына хәл ителсә, мәскәүлеләр өчен көмеш медальләр генә түгел, ә Чемпионнар лигасына чыгу-чыкмау мәсьәләсе дә күтәрелде.

Бөтен матбугат чараларында да диярлек, казанлылар бу матчны җиңел генә оттырыр, чөнки алар үз дигәненә ирешкән, Россия кубогын алган инде, дигән фикерләр еш яңгырады. Әмма Корбан Бердыев шәкертләре алай тиз генә бирелергә җыенмады. Ни дисәң дә, соңгы матчта үз тамашачыңа матур уен күрсәтү теләге тагын да зуррак иде бугай.
Матчның беренче таймы Казан тамашачыларының кәефен күтәрмәде. Тәнәфескә китәр алдыннан мәскәүлеләр үз дигәненә иреште. 45 нче минутта Кейсуки Хонданың тибүе Сергей Рыжиков капкасына таш булып килеп төште. Чишенү бүлмәсенә гол керттереп кереп киткән асылташларыбыз мантымаска тиеш иде кебек. Ләкин икенче тайм башында уенга чыккан һөҗүмчебез парагвайлы Нельсон Аэдо Вальдес, 47 нче минутта ук гол кертеп, ЦСКАлыларны шок хәлендә калдырды. Икенче таймда командабыз уенын легендар «Барселона» уены белән чагыштырып була, минемчә. Төгәл, һөҗүм үзәгенә үтеп кергән паслар белән тамашачыларын шаккатырды казанлылар. Нәтиҗәсе булмый калмады. Бибрас Натхоның 82 нче минутта тибелгән тубын мәскәүлеләр һәм Россия җыелмасы капкачысы Игорь Акинфеев, кулында тотып кала алмыйча, аны үз каршына тәгәрәтеп җибәрде. Шуны гына көтеп торган төркияле ярымсакчыбыз Гёкдениз Карадениз буш капкага гол кертте дә куйды. 87 нче минутта исә «рубин»лы ярымсакчы Роман Еременко ЦСКАны бөтенләй тезләнергә мәҗбүр итте. Шулай итеп, исәп 3:1. «Рубин» 2011/12 елгы чемпионатны алтынчы урында һәм Россия кубогы белән төгәлләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading