16+

Соккер шул ук футбол инде

Без яратып карый торган футболны АКШта соккер дип атап йөртәләр. Ә үзләре футбол дип безнең аңыбыздагы Америка футболын атыйлар. Шулай булуга карамастан, «соккер» терминын америкалылар уйлап тапмаган. Ул XIX гасыр ахырларында Англиядә сленг буларак барлыкка килә. Аннан элегрәк Англиядә футболны, туплы башка спорт төрләреннән аеру өчен, рәсми рәвештә «association football»...

1912 елдан 1948 елга кадәр Олимпия медальләре спортчыларга гына түгел, сәнгать әһелләренә дә бирелгән. XIX гасыр ахырында Олимпиаданы торгызу тәкъдимен керткән Пьер де Кубертен ярышларны спорт дисциплиналарында гына түгел, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә дә уздыру идеясе белән чыга. Әмма бер шарт белән: сәнгать әсәре спортка кагылышлы булырга тиеш. Сәнгать өлкәсендә Олимпия медале биш номинациядә: архитектура, әдәбият, музыка, рәсем сәнгате һәм скульптура өлкәләрендә бирелә. Әмма 1948 елгы Олимпиададан соң, мондый ярышларда катнашучыларның күбесенең сәнгать белән акча эшләүче профессионаллар булуы ачыклана. Шуңа күрә алар арасында медальләр өчен көрәш бетерелеп, конкурслар мәдәният күргәзмәләре белән алмаштырыла.
Айвор Бродис исемле Англия футболчысы Англия чемпионатлары тарихында әлегәчә иң яшь уйнаучы тренер булып кала. 1946 елда «Карлайл Юнайтед» клубын җитәкләгәндә аңа нибары 23 яшь була. Ә тагын өч елдан ул үзен үзе 18 мең фунтка «Сандерленд» клубына сата. Бу шул чор өчен зур трансфер суммасы була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading