16+

«Спорт радиосы» сөйли башлый

Тиздән Казанда «Спорт радиосы» сөйли башлаячак. Г.Камал театры каршындагы мәйданда 5 июль көнне аның ачылыш тантанасы көтелә. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

«Спорт радиосы» сөйли башлый

Тиздән Казанда «Спорт радиосы» сөйли башлаячак. Г.Камал театры каршындагы мәйданда 5 июль көнне аның ачылыш тантанасы көтелә. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Яңа радио ачылышы - зур спорт бәйрәмендә Казанда яшәүчеләр һәм шул исәптән Универсиадага кил­гән кунаклар да катнашачак. Концерт программасында төрле бию коллективлары, Россия җырчылары, шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават чыгышлары да көтелә.
Әлеге радио 2006 елның июнендә эшли башлаган, хәзерге көндә ул Россиянең 7 шәһәрендә - Мәскәү, Владимир, Карачаевск, Липецк, Ставрополь, Тамбов, Чиләбе шәһәр­лә­рендә сөйли.
«Спорт радиосы» - тиздән Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Россия җыелма командасының мәгълүмати партнеры. Ул Казанда тапшыруларын «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы ярдәме белән эшли башлаячак. Универсиада дәвамында, ягъни 5-18 июль көннә­рен­дә әлеге радионың интерак­тив күчмә студиясе Г.Камал театры каршында эшләячәк, ярышларның барышын төрле яклап яктыртып торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading