16+

Спорт сараендагы көрәш казанлылар файдасына тәмамланды

Континенталь хоккей лигасында урак өсте - плей-офф якынлаша. «Ак Барс», даими чемпионат кысаларында, үз бозындагы ахыргы уенын «Нефтехимик» белән уздырды. Татарстан командаларының әлеге очрашуы уңай эмоцияләргә бик бай булды.

Матчның бу юлы «Татнефть-Арена»да түгел, ә Спорт сараенда үтүе аның белән кызыксынуны бермә-бер арттырган иде. «Ак Барс»ның Спорт сарае бозыннан китүенә 8 елдан артык вакыт узган. Шуңа да уенны трибуналарга килеп карау насыйп булган җанатарлар (очрашуның телевизион трансляциясе булмады) иң бәхетлеләр рәтендә булгандыр бу кичтә. Алкалары да коелып кына торды бит. Әллә спортчылар чемпионаттагы тәнәфестән соң хоккей уйнарга зарыккан, әллә плей-офф якынлашуы үзен шулай сиздерә. Исәп Казан клубы файдасына - 7:3. «Ак Барс»тан алкаларны Дмитрий Обухов, Алексей Терещенко, Кирилл Петров, Янне Песонен, Тим Стэплтон, Михаил Варнаков кертте.
Әлеге уеннан соң очколар санын 98гә җиткергән «Ак Барс» «Көнчыгыш» конференция лидеры Магнитогорск «Металлург»ыннан 2 очкога гына калыша. 51 очрашудан 54 очко туплаган «Нефтехимик» плей-офф зонасыннан шактый еракта. Командаларга даими чемпионатта тагын өчәр уен уздырасы калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading