16+

Спортчы еланнар: кемнәр алар?

Елан елына аяк бастык, дөресрәге, ул көнчыгыш календаре буенча үз көченә тулысынча 10 февральдә керәчәк. Йолдызнамәләрдән күренгәнчә, Елан елында туучылар катлаулы холыклы, әмма шул ук вакытта зирәклеге, һәрвакыт үлчәнгән анык карарлар кабул итә белүе белән аерылып тора. Алар үз эшләренә нык бирелгән, үҗәт һәм түзем булулары белән дә үзенчәлекле.

Спортчы еланнар: кемнәр алар?

Елан елына аяк бастык, дөресрәге, ул көнчыгыш календаре буенча үз көченә тулысынча 10 февральдә керәчәк. Йолдызнамәләрдән күренгәнчә, Елан елында туучылар катлаулы холыклы, әмма шул ук вакытта зирәклеге, һәрвакыт үлчәнгән анык карарлар кабул итә белүе белән аерылып тора. Алар үз эшләренә нык бирелгән, үҗәт һәм түзем булулары белән дә үзенчәлекле.

Алар уңышлы, һәрвакыт максатка омтылучы кешеләр. Уңыш күбрәк нәкъ менә үз-үзләренә карата гаять таләпчән булганга елмая да инде «елан»нарга. Шул ук вакытта тирә-юньдәгеләргә карата да таләпчән алар.
Елан елында туучылар спорт төрен сайлаганда күбрәк регбига, паруслы спортка өстенлек бирәләр икән. Әмма алар арасында башка спорт төрләрен сайлап, аны профессиясенә әйләндергән һәм танылу алганнар да шактый.
Татарстанның топ-командаларын барлый торгач, алар составында да Елан елында туган спортчылар булуына инандык. «Елан»нарның иң зур «армия»се - 4 кеше «Нефтехимик» хоккей командасында. Алар - һөҗүмчеләр Иван Бортников белән Александр Комаристый, сакчылар Николай Лукьянчиков белән Евгений Рыбницкий. «Елан» «Ак Барс»та да табылды. Ниндие генә әле - капитан Алексей Морозов. Василий Токранов белән Артем Лукоянов та аның компаниясендә.
«Рубин» сакчысы Иван Темников та Елан елында туган икән. Волейболчы егетләребез һәм кызларыбыз арасында да «елан»нар күренгәли. «Зенит-Казан»да алар Виталий Матыченко белән Алексей Обмочаев, ә «Динамо-Казан»нан Евгения Старцева белән өлкән тренер Денис Матвеев. Ә менә ватерполчыларыбыз, аларның тренерлары арасыннан Елан елында туучыларны күпме генә эзләсәк тә, таба алмадык.
Очты-очты, еланнар очты
Кешелек һәрбер техник казанышны иртәме-соңмы спортка кертергә омтыла. Һава «елан»нарын очыру белән дә шулай. Әлеге күңел ачу чарасының мең елдан артык тарихы булуга карамастан, ярышлар рәвешен ул XIX гасыр ахырында гына ала.
1896 елда Гарвардтан ерак түгел генә урнашкан Blue Hill обсерваториясе хезмәткәрләре беренче рекорд куюга ирешә. Алар 3800 м биеклеккә тәүге аэропланны хәтерләткән тартмалар бәйләмен очыра. Моны бик үк күңел ачу чарасы дип тә булмый. Һава «елан»нары ул вакытларда метеорологик максатларда - биеклектә һава температурасын үлчәү өчен файдаланылган. Рекорд куеп бер-берсенең борынына чиртү уе белән янган метеостанцияләр һава «елан»нары очыруны ярышка әйләндерә дә инде. Ә 1919 елда Алманиянең Lindenberg метеостанциясе хезмәткәрләре һава «елан»нарының берьюлы 8 бәйләмен 9740 метрга очыртып, абсолют дөнья рекорды куюга ирешә. ХХ гасыр ахырында рекордлар артыннан куу традициясе яңартылуга карамастан, бу рекордны бүгенгә кадәр кабатлый алучы юк әле.
ХХ гасыр урталарына кадәр һава «елан»нары бары һавада җил уңаена гына оча. Идарә ителешле «елан»нар - кайтлар барлыкка килгәнгә кешелек америкалы Пол Эдвард Герберга бурычлы. Ул икенче Бөтендөнья сугышы чорында Америка флотында зенит артиллерия расчетларына күнекмәләр уздыру өчен шундый һава «елан»нарын уйлап таба. Идарә ителешле «елан»нар 1980 елларда тагын да камилләштерелә, алар заманча дельтоплан формасын ала.
Бүгенге көндә Россиядә һава «елан»нарын очыручыларның үз клубы теркәлгән. Клуб әлеге спорт төре буенча фестивальләр һәм Россия чемпионатларын оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading